Бүген 2024 елның 17 мартында укытучылар нәселе - Нуриәхмәтовлар гаиләсе 2531 нче Сарман сайлау участогында Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Нуриәхмәтовлар сайлауларда һәрвакыт гаиләләре белән катнашалар, балаларга һәм үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтәләр. Нуриәхмәтовлар нәселенең гомуми педагогик стажы – 200 ел тәшкил итә. Риф Нурмөхәммәт улы һәм Гүзәл Сәлих кызы Нуриәхмәтовлар 14 мартта зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Сарман районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм ТР Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәүдәт Сәлихов юбилярларны зөбәрҗәт туйлары белән котладылар, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.