Без клиентлар өчен хезмәтләрне киңәйтү өстендә эшләвебезне дәвам итүебезгә бик шат. Сезнең уңайлылыгыгыз өчен заманча «газ өчен түләү» мобиль кушымтасы булдырылган, ул теләсә кайсы банк картасы белән газ һәм күрсәтелгән хезмәтләр өчен комиссиясез шунда ук түләргә мөмкинлек бирә. Күрсәткечләрне экранга бер кагылу белән тапшырыгыз.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Вәлиуллов Рөстәм Фәйзрахман улы белән Картлар һәм инвалидлар өчен Җәлил интернат-йортында булды, хатын-кызлар коллективын, районның социаль блогын 8 Март бәйрәме белән котлады.
Махсус хәрби операциядә катнашучы Сергеев Валерий Александрович үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Бүләк геройның тол хатыны Татьяна Владимировнага тапшырылды.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин районның гүзәл хатын-кызларын: күп балалы аналарны, тәрбиягә бала алган аналарны һәм уллары хәрби бурычларын Ватаннан читтә биргән аналарны котлады. Бүген котлауларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Вәлиуллов Рөстәм Фәйзрахман улы да кушылды.
"Балкыш"
VIII республикакүләм фестиваль-бәйгесенең муниципаль этабы.
6 нчы мартта "Җәлил гимназиясе"нең 10 нчы сыйныф укучылары КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы вәкилләре белән очрашты. Балалар алдында кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Артем Николай улы Чукашов чыгыш ясады. Ул укучыларга әлеге уку йортында нинди һөнәрләргә өйрәтүләре, керү шартлары турында сөйләде. Балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.
Р.н.Миңнеханов Указы белән Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының социаль үсеш буенча җитәкчесе урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызына халыкны социаль яклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре»дигән мактаулы исем бирелде. Индира Рәис кызы, сезне лаеклы бүләк белән котлыйбыз!
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Азат Фердинанд улы Ягафаров Сарайлы авылыннан Шәмгуновлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Азат Фердинанд улы Ягафаров районның озак гомерле Насыйбуллина Нәфисә Нәбиулла кызын 8 Март бәйрәме белән котладылар.
Бүген район мәдәният йортында VIII республикакүләм үзешчән ветеран-башкаручылар арасында “Балкыш” фестивале уза. Фестивальда катнашучыларны, килгән кунакларны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Дәүләт Думасы депутаты Азат Фердинандович Ягафаров сәламләделәр. Гаилә елы кысаларында Ахметшиннар, Гараевлар, Гинатуллиннар гаиләләрен актив гражданлык позициясе һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.