31 нче январь көнне «Сарман» кинотеатрында «Кояшкай» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Мини-мишки: Новые приключения» исемле яңа мультфильм күрсәтелде.
"Профориентацион минимум" һөнәри эшчәнлекнең бердәм моделе кысаларында Җәлилнең 1 нче мәктәбендә атна саен тиешле темаларга сыйныф сәгатьләре уза. Бу эшчәнлектә кулланылган мөһим эш формаларының берсе-карьера ясый алган һәм бүгенге көнгә кадәр уңышка ирешкән кешеләр белән очрашу. 7б сыйныфта безнең мәктәпне тәмамлаучы Салахов Раил белән очрашу узды, ул бүгенге көндә участок начальнигы урынбасары вазифасын башкара. Ул укучыларга энергетик вазифасы, аның үзенчәлеге һәм мөһимлеге турында сөйләде
29 гыйнварда Сарман авылында Россия Кызыл Хачның Татарстан төбәк бүлеге командасы беренче ярдәм күрсәтү буенча семинар үткәрде.
30 нчы гыйнвар көнне «Шәфкать» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен Гаилә елы кысаларында «Тарлан» исемле нәфис фильм күрсәтелде.
30 нчы январь көнне «Сарман» кинотеатрында «Ләйсән» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Мини-мишки: Новые приключения» исемле яңа мультфильм күрсәтелде.
МБББУ Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Җәлил мәчете хәзрәте белән “Ата-аналарның балалар алдындагы, балаларның ата-аналар алдындагы бурычлары” дигән темага очрашу - әңгәмә үткәрелде.
30 гыйнвар көнне Хәйруллина Сәмәрә Фәйзрахман кызы Петровка Завод авылы урта мәктәбендә Пушкин картасы проекты кысаларында «Сәхнә теле һәм актерлык осталыгы буенча беренче адымнар» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Иң беренчедән, балаларга дөрес итеп сулыш алу кагыйдәләре өйрәтелде. Бу күнегүләр артистларга ачык, дөрес дикция һәм сөйләмнең аңлаешлылыгы өчен кирәк. Дәрес барышында балалар үзләрен актерлык осталыгында сынап карадылар. Сәхнәдә үзләрен ничек дөрес тотарга, тавышларын үзгәртергә, гәүдә белән ничек идарә итәргә икәнен аңладылар. Укучылар алып баручы ярдәмендә сәхнә теле һәм актерлык осталыгы буенча беренче адымнар алдылар.
2024 нче елның 28-30 нчы гыйнварында Казанда "Дуслык" базасында рус телендә укытыла торган мәктәпләрнең татар төркемнәре укучылары арасында татар әдәбияте буенча республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Җәлил гимназиясен ике укучы тәкъдим итә. 10 нчы сыйныф укучысы Кәлимуллина Гөлфия һәм 7 нче сыйныф укучысы Самарова Җәмилә олимпиада призерлары булдылар (укытучысы - Шакирова Эльмира Финус кызы). Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
30 нчы гыйнварда Җәлил поселогының мәдәният йортында "Пушкин картасы" программасы кысаларында В.Усмановның "Кино һәм музыка" дип аталган концерты узды. Проект белем бирү, мәгърифәтчелек һәм тәрбия характерын йөртә. "Җәлил гимназиясе"нең 8-11 нче сыйныф укучылары чарада катнаштылар. Концерт бик яхшы үтте. Укучылар һәм укытучылар уңай эмоцияләр алдылар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «минем бизнес» үзәге «кече һәм урта эшкуарлык»милли проекты кысаларында бизнес өчен бушлай партнерлык хезмәтләренә гаризалар кабул итүне ачты. Эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр түбәндәге программаларда катнаша ала.