Рус телендә укытыла торган мәктәп укучылары арасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы
Икътисад буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы
СВОда катнашучылардан хәбәр
2024 ел - Россиядә Гаилә елы дип расланды. Гаилә - ул һәр кеше өчен иң кыйммәтлесе һәм кадерлесе. Гаиләдә мәхәббәт, кайгырту, яклау һәм ышаныч туа. "Петровка Завод мәктәбендә күп балалы гаиләләр арасында шахмат турниры уздырылды. Турнирда катнашу кагыйдәләре буенча гаиләдән 2 кеше - бер бала һәм бер өлкән кеше катнашты. Өлкәннәр составында әтисе, әнисе, бабасы яки шахмат уйнау күнекмәләренә ия булган туганы уйный алган. Гаилә шахмат турниры, катнашучылар сүзләренчә, кызыклы килеп чыкты
Бүген, 27 нче январь, көнне Илексаз төп гомум белем бирү мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе Шәмсетдинова Р.Л. Гаилә елына багышланган күп балалы гаиләләр белән "Минем гаиләм - минем байлыгым" дип аталган ярыш-бәйрәм үткәрде.
2024 нче ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән Гаилә елы дип игълан ителде. Безнең илдә гаилә статусын саклау, ныгыту һәм яклау өчен күп эшләр башкарыла. Ана һәм балаларга ярдәм программалары гамәлгә ашырыла, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелә, күп балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелә.
27 гыйнвар көнне район мәдәният йортында 2024 ел-Гаилә елы уңаеннан "Гаиләм-җылы оям"дип исемләнгән кичә үткәрелде.Кичә күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр-Яңа Әхмәт авылыннан-Вәлиевлар,Хөснуллиннар,Морбаш авылыннан Сөнгатуллиннар катнашында узды.Килгән кунаклар гаиләләре турында сөйләделәр,балалар да,әти-әниләр дә уеннарда катнаштылар,тәмле чәй белән сыйландылар.Һәр гаиләгә истәлек бүләкләре тапшырылды.
27 нче январь көнне авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышлары узды. Авылыбыз данын яклап ярышта Зарипов Ильяс, Галиев Фәнис, Маликов Айдар, Галимҗанова Рәмилә, Гыйләҗева Регина чыгыш ясадылар. Спортчыларыбыз сынатмады, 2 нче урынга лаек булдылар. Аларны җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Бердәм гамәлләр көне
МББУ "Сарман гимназиясе" нең 2 а сыйныф укучылары Гаилә елына багышланган Бердәм гамәл көне кысаларында уздырылган "Хәтер бизәклә" интерактив чарасында катнаштылар.Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова да булды. Балалар өчен кунакханәләр өчен аңа бик зур рәхмәт!