ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Бүген мәктәбебездә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, тәрбия  кинәшчеләре өчен республикакүләм семинар-практикум оештырылды.

Россиядә Гаилә елы уңаеннан, Яхшыбай авыл клубы  хезмәткәрләре һәм «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы белән берлектә Гаилә елын ачу тантанасы узды. 34, 35, 50 ел бергә тату гомер кичерүче гаиләләр тарихы белән танышып, аларга киләчәктә иминлек, татулык теләп, халык җырлары җырлап, уйнап-биеп күңелле дә файдалы да кичә үтте. Әңгәмә оста хуҗабикәләр пешергән татар халык ризыклары белән чәй өстәле артында дәвам итте.

2024 елның 26 гыйнварында Сарман район мәдәният йорты хезмәткәрләре Хәйруллина с.ф. һәм Исламова З. Ф. Сарманның 1 нче мәктәбендә «Икмәк һәм сугыш» дип аталган батырлык дәресе үткәрделәр. Чарага югары сыйныф укучылары чакырылган иде. Әңгәмә Ленинград блокадасын бетерүнең 80 еллыгына багышланды. Балаларга блокадалы икмәк нормалары мисалында аның зур кыйммәте турында җиткерелде. Чөнки фашистлар камап алган шәһәрдә яшәүчеләргә, кешенең кайда эшләвенә карап, карточкалар буенча тәүлегенә 125, 250 һәм 350 грамм гына бирелә. Иң кечкенә норманы хезмәткәрләр, балалар һәм өлкәннәр алган. Алып баручылар блокада чорындагы батырлык үрнәкләре турында сөйләделәр. Һәм ни өчен бу батырлык дип саналырга мөмкин. Блокададан исән калганнар, икмәк һәм композитор Шостакович турында видеороликлар күрсәтелде. Залда утыручылар «Ленинградская» дип аталган 7 нче симфониядән өзек тыңладылар.

Гаиләнең төп максаты-балалар тудыру, нәселне дәвам итү, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау. Алар көчле һәм бәхетле гаиләнең нигезе.

 Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. 24 гыйнварда Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстанда Гаилә елы башлануга рәсми старт бирде.

Россия Федерациясе Президентының 2023 елның 22 ноябрендәге 875 номерлы Указына ярашлы рәвештә, гаиләне саклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан, 2024 ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә район мәдәният учреждениеләрендә бердәм гамәлләр көннәре оештырылды, алар кысаларында күп балалы гаиләләр һәм династияләр белән очрашулар, гаиләләр өчен төрле форматтагы тематик чаралар үткәреләчәк.

Бүген Азалак авыл җирлеге гражданнарының гомуми җыелышы булды

Инглиз теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы

1944 нче елның 27  нче гыйнварында Ленинград блокадасы тулысынча бетерелә . 22-27нче гыйнварда «А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә» Ленинград блокадасына багышланган чаралар узды. Беренче ләр хәрәкәтнең беренчел бүлеге советы рәисе Фәттахова Миләүшә истәлекле кичә әзерләде, анда блокада вакытында татар солдатларының батырлыгы турында сөйләде. Балалар үлгәннәр истәлегенә шәмнәр кабыздылар һәм чәчәкләр салдылар. Шулай ук «Ленинград блокадасы 22 минут эчендә» фильмын карадылар. Балалар фильмның эчтәлегеннән канәгать калдылар.

Үткәнне хәтерләмәгән кешенең киләчәге юк! 2024 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы тулысынча бетерелгәннән соң 80 ел билгеләп үтелә. "Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе" нең мәктәпкәчә төркемендә "Ленинград блокадасы" тематик дәресе уздырылды.

"Холокост корбаннарын искә алу атналыгы" кысаларында укучыларга «Холокост тормышы» документаль фильмы күрсәтелде. Без балаларга Холокостның кешелек тарихында иң зур фаҗиганең берсе һәм расизм, антисемитизм, агрессив милләтчелек идеологиясенең кешелеккә каршы коточкыч җинаятьләр практикасына ничек әверелүенең мисалы булуы турында сөйләдек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International