"Холокост корбаннарын искә алу атналыгы" кысаларында укучыларга «Холокост тормышы» документаль фильмы күрсәтелде. Без балаларга Холокостның кешелек тарихында иң зур фаҗиганең берсе һәм расизм, антисемитизм, агрессив милләтчелек идеологиясенең кешелеккә каршы коточкыч җинаятьләр практикасына ничек әверелүенең мисалы булуы турында сөйләдек.
26 гыйнварда МБББУ “Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә махсус хәрби операциядә катнашучы Ленар Заляев белән очрашу булды. Ленар безнең башлангыч сыйныф укучылары- Заляева Зарина һәм Заляев Рамазанның әтисе.
10 январь көнне күренекле шагыйрь, публицист язучы, “Керәшен сүзе” газетасына нигез салучы авылдашыбыз Ямаш Игәнәйнең туган көне. Шул уңайдан мәктәптә чаралар үткәрелде. Аларның берсе- музей дәресе. Мәктәптә музей эшли, эшнең бер юнәлеше Я.Игәнәйнең тормышы һәм иҗат юлына багышланган. Музей дәресен Ильина Д.Р. үткәрде. Ул укучыларга Я.Игәнәйнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, бигрәк тә шагыйрь тарафыннан керәшеннәр турында чыгарылган беренче публицистик басма “Керәшен сүзе” газетасының эчтәлеге, аның тарихы, мәкаләләренең үзенчәлеге турында мавыктыргыч мәгълүматлар җиткерде. Я.Игәнәй язышкан “Аргамак”, “Идел” журналлары хакында да эйтте. Бүгенге көндә мәктәп аның исеме белән йөртелә, Ямаш Игәнәй урамы бар, паркка нигез салынды.
24 гыйнварда Җәлилнең 1нче мәктәбендә «блокадалы икмәк»хәтер акциясе узды. Ул миллионлы шәһәрне дошман басып алучылары тарафыннан моңарчы күрелмәгән блокададан исән калган Ленинград халкының батырлыгын искә төшерергә тиеш. «Блокадалы икмәк» Бөтенроссия Хәтер акциясенең төп символы булып 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге тора. Бу 125 грамм ленинградлыларга 900 көн эчендә исән калырга ярдәм итә. Бу икмәк кисәге тормышны үлемнән аерды.
"Геройлар тумый, геройлар булалар". Бу сүзләре белән укучыларны патриотик тәрбияләүгә багышланган сыйныф сәгате башланды. Сәгать классында махсус хәрби операциясенең катнашучысы Ганиев Руслан Наил улы катнашты. Гимназия директоры Булатова Г.Н. сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
25 гыйнварда Әлмәт авыл җирлегендә хисап җыелышы узды
Ленинград локадасы Ленинград кайда һәм туган авылыбыз кайда? Зур шәһәр белән ул вакытта берничә урам гына булган авыл арасында Нәрсә уртак булырга мөмкин? Блокаданың үзе турында әйтеп тә торасы юк, ул илебез тарихы битләрендә аяныч эз калдырды…
Без төрле тарихи темаларга әңгәмәләр алып барабыз, әмма аларның һәрберсе архив мәгълүматларына нигезләнгән, һәм аларның һәрберсе безнең Сарман авылы белән бәйле.
Алайса, йөзләгән километрны аерган бу ике ноктаны нинди шартлар бәйләде?! Бу хакта бүген «Сарман аграр көллияте»ГАПОУНЫҢ 1 курс студентлары да белде. Хәтер көне алдыннан 27 гыйнварда Ленинград блокадасын бетерү көне, безнең очрашу очраклы оештырылмады. Чөнки нәкъ менә хәзерге аграр колледж бинасында блокадалы шәһәрдән эвакуацияләнгән балалар яшәгән, ул вакытта анда мәктәп булган. Бәхеткә, документлар гына түгел, якташларыбызның истәлекләре белән видеоязмалар һәм хәтта Ленинградны саклауда катнашкан ветераннарның интервьюлары видеоязмалары да сакланып калган.
Музей-ул тарихны саклау гына түгел, ә тарихның бөртекләп булса да, көн саен яңа фактлар, документлар, истәлекләр белән тулыландырыла торган урын. Шуңа күрә без эзләнүләребезнең нәтиҗәсе белән уртаклаша алуыбызга һәм узган еллардагы рәсемнәрне бераз булса да яңарта алуыбызга һәрвакыт шат.
Бүген район Советы утырышлар залында район ветераннар һәм инвалидлар советының хисап җыелышы узды. Җыелышта район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.
Бүген Әлмәт авыл җирлеге гражданнарының гомуми җыелышы булды.
2024 елның 22-25 гыйнварында тарих буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы узды.