Хөрмәтле энергетика хезмәткәрләре hәм тармак ветераннары!
Сезне hөнәри бәйрәмегез – Энергетиклар көне белән котлыйм.
Энергетика комплексы лаеклы рәвештә илебез икътисадының стратегик яктан мөһим булган төп тармакларының берсе булып санала. Районыбыз энергетиклары, райондагы барлык предприятие, социаль объектларга электр һәм җылылык биреп, аларның тотрыклы эшләвен тәэмин итә, өйләребезгә яктылык һәм нур өләшә. Әлеге хезмәт мактаулы да, җаваплы да.
Яшь буын тармак ветераннарының матур традицияләрен лаеклы дәвам итә. Барыгызга да хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, иминлек, уңышлар телим.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин безнең якташларыбызны үз зонасында карады, аларга бөтен район әзерләгән гуманитар ярдәмне шәхсән үзе тапшырды.
Барлык посылкалар арасында шулай ук җылы камуфляж кием һәм аяк киеме булган, аны Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргазямович Салихов биргән.
Күрсәтелгән хәйрия ярдәме өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Халык гореф-гадәтләрен һәм керәшеннәрнең фольклорын саклап калу, үсеп килүче буында туган якка, аның тарихи үткәненә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Керәшенем - күңел бизәгем. - Кряшены - свет души моей» темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Ляке авыл җирлеге Башкарма комитеты секретаре С.В.Попова «Иганә» керәшен халык фольклор ансамбленең барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында сөйләде. Күп санлы фотографияләр, ансамбль катнашучыларың истәлекләре, мәкалә һәм журналлардан кисемтәләр, рәхмәт хатлары, мактау грамоталары, дипломнар, афишалар - керәшен татарларының милли мәдәниятен, аларның йолаларын һәм бәйрәмнәрен раслый торган таныклык.
"Әдәби марафон"
Алда торган бәйрәм көннәре - 1, 2, 3,4,5,6 һәм 8 гыйнвар - Яңа ел каникуллары; 7 гыйнвар– Раштуа - Татарстан Республикасында «Минем документлар» офисларының эш графигы үзгәрә.
Традиция буенча декабрьдә Татарстан Республикасы халкы туганнарына һәм якыннарына илнең барлык почмакларына һәм чит илләргә бүләкләр җибәрә. Бу чорда эшкәртелә торган почта җибәрүләре күләме уртача 30% ка арта. Россия Почтасы яңа ел посылкаларын һәм бандерольләрен адресатка мөмкин кадәр куркынычсызрак барып җитәр өчен ничек дөрес итеп җыярга кирәклеге турында киңәшләр Әзерләде.
Район халкының игътибарына! Кемгә эшкә урнашу мәсьәләсе актуаль, сезнең өчен мәгълүмат карточкада.
Нөркәй авылы мәдәният йорты авылыбызның данын күтәрүдә үзеннән бик зур өлеш кертә. Мәдәният йортына йөрүче балалар да, өлкәннәр дә матур - матур чараларда катнашып, әледән әле зур үрләр яулап торалар, Нөркәй данын еракларга тараталар. Менә шундый зур уңышлары өчен, мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Зөбәрҗәт» халык фольклор коллективы тагын бер тапкыр зур бүләккә лаек булды. Ел саен Бөтендөнья татар конгрессы махсус программа кысаларында Россия Федерациясе регионыннан 10, чит илдән 4, Татарстан Республикасыннан 5 ансамбльгә күлмәкләр тегә. Шулар арасында безнең әлеге коллективыбыз да булуга без бик горурланабыз.
Рәисебезгә, Бөтендөнья Татар Конгрессы, республика, район җитәкчеләренә һәм, әлбәттә инде, «Зөбәрҗәт» халык фольклор коллективына бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез, алга таба да сәламәт булып, зур уңышлар насыйп булсын!!
Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында «социаль яклау» блогында «торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар буенча исәпләүләрне карау» сервисы гамәлгә ашырылды, ул гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр – ташламалар (алга таба-торак-коммуналь хезмәтләр өчен) агымдагы исәпләүләр турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
Болытлы. Кечкенә явым-төшемнәр дымлы кар һәм яңгыр рәвешендә. Урыны белән томан, төнлә һәм иртән аерым районнарда йомшак бозлавык. Көньяк-көнбатыш җиле 712 м/с, урыны белән төнлә 14 м/с, иртән һәм көндез 1520 м/с.