ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын полициягә хезмәт итәргә чакыра.

Полициядә хезмәт итү-киләчәккә ышаныч!

Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә: Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Терешкова урамы, 4 йорт. Тән.:8(85559) 2-47-51, 2-49-02, 2-47-30, 8(843) 2912-976

Бүген Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде. Сәфәр вакытында министр Җәлилнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында булды, ремонт эшләренең барышы, яшәү шартлары белән танышты.


19
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Сарман авылында яшәүче — озак еллар район үзәк балалар китапханәсен җитәкләгән Халикова Эльмира Һади кызын бүген олуг юбилее белән тәбрикләделәр.

Россия почтасы 2023 елда авыл бүлекчәләрен ремонтлау программасын тәмамлый, аны компания РФ Президенты Владимир Владимирович Путин йөкләмәсен үтәү өчен үткәрә. Узып баручы елда Почта Татарстан Республикасында авыл һәм ерак территорияләрдә урнашкан 32 бүлекчәне яңартты.

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин «Теләкләр чыршысы»Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты.

Бүген Сарман муниципаль районы делегациясе район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы»Ассоциациясенең XVIII съездында катнаша.


18
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Махсус хәрби операция уздыру зонасында булган якташларыбызга гуманитар йөкнең чираттагы партиясе җибәрелде.

Шушы көндә Габделхакова Галия Гәптерәкип кызының 95 яшен билгеләп үтәргә, тәбрикләргә  район Башкарма комитет җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы килде.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин БТИның Әлмәт филиалы директоры Светлана Лаптева белән очрашты. Очрашу барышында БТИның Сарман филиалы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Яңа Имән авылында яшәүче Давлетова  Гөлүсә  Фатих  кызына  бүген 90 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары  Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләген тапшырды.Яңа Имән  авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре  Ләйсирә Хисамова, "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы җитәкчесе Сабирова Альбина Әшрәфулла кызы, балалары, якыннары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International