ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

23 гыйнварда Лениногорскида «Ел хатын-кызы» республика конкурсы булды. "Мәдәният һәм рухият" номинациясендә  безнең җитәкчебез, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Кашипова Дания Мәмдүховна җиңүче булды!

Аның җитәкчелегендә музей тарих саклау урыны гына түгел, ә барлык буын кешеләре өчен җанлы, заманча мәдәният, ватанпәрвәрлек һәм рухи үсеш үзәгенә әверелде.

 «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистларына рәхмәт белдерәбез. Аларның ярдәме һәм ихлас күңелдән катнашуы бу уңышның якты өлеше булды. Бу буыннар дәвамлылыгының һәм зур максатларга уртак омтылышның искиткеч үрнәге!

Дания Мамдуховна профессиональлеген генә түгел, ә рухи көчен, зирәклеген һәм үз эшебезгә бирелгәнлеген дә күрсәтте.

  25 гыйнвар көнне Баулы шәһәрендә картинг буенча Көнчыгыш районнарның 10нчы ачык республика ярышлары узды.

27 январь көнне МББУ» Җәлил 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә " 6 нчы сыйныф укучыларының полиция хезмәткәрләре белән профилактик очрашуы булды. Балалар алдында балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Хаҗиева Лилия Рафат кызы һәм полиция участок уполномоченные Зәйнәгетдинова Гөлназ Илнур кызы чыгыш ясадылар.

27 гыйнвар көннәре календарьда – Холокост корбаннарын хәтерләү көне. Шуңа бәйле рәвештә Җәлил бистәсенең китапханә коллективы 1 нче Дәүләт гомуми белем мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен "Хәтерләргә... һәм беркайчан да онытмаска!" дигән хәтер сәгате үткәрде.

27 гыйнвар көннәре календарьда – Холокост корбаннарын хәтерләү көне. Шуңа бәйле рәвештә Җәлил бистәсенең китапханә коллективы 1 нче Дәүләт гомуми белем мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен "Хәтерләргә... һәм беркайчан да онытмаска!" дигән хәтер сәгате үткәрде.


26
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

“Салават күпере"-мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның яраткан журналы.Журналның  тышлыгы да,формасы да беренче караудан ук җәлеп итә."Салават күпере"журналында кызыклы әкият,шигырьләр,мавыктыргыч уеннар,буягычлар,ябыштыргычлар һәм сюрпризлар табарга мөмкин.

Бүген Шәрләрәмә авыл җирлегендә  җыелыш узды. Җыелышта Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары  Гараева Г.Р., "Нөркәй" агрофирмасы җитештерү комплексы идарәчесе Шәйхразиев Х.Ш., Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Хуҗина Н.Н. катнашты. Алар 2025 елда башкарылган эшләр һәм 2026 елга бурычлар турында таныштырдылар.

Сарман муниципаль районы Карашай Саклау авыл җирлеге гражданнары җыелышы.

Аномаль-салкын һава. Болытлы, төнлә аязучан. Башлыча явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан: төнлә 4-9 м/с, көндез 6-11 м/с, урыны белән 15-18 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы -22..-25, аязганда -31 кадәр, иртәнгә -16 кадәр..-19, урыны белән -24. Көндез максималь температура -12..-14, урыны белән -18. Юлларда бозлавык.

2026 елның 23-26 гыйнварында физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International