ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2023 ел
җомга

     15 июньдә Җәлил поселогы мәйданында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар балалары өчен Сабантуй узды.

     «Җәлил шәһәр тибындагы поселок» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.А. балаларны бәйрәм белән котлады, аларга баш өстендә аяз күкләр һәм бәхетле балачак теләде.

     Мәдәният йорты һәм Җәлил балалар музыка мәктәбе хезмәткәрләре бәйрәм концерты оештырдылар, ә китапханә хезмәткәрләре милли уеннар, спорт конкурслары үткәрделәр.

     Җәлил поселогы башкарма комитеты һәм Совет исеменнән шәхси эшкуар Нуретдинов Айдар Ирек улына балаларны татлы попкорн белән сыйлаган һәм бушлай батут оештырган өчен зур рәхмәт белдерәбез.

 

                                                                                               Җәлил поселогы хакимияте

“Тыңлагыз, “Сарман” сөйли”. Радиодулкыннардан яңгыраучы бу ягымлы тавыш һәркемгә таныш. Сарман районы газетасы, Сарман радиосы мөхәрриятләрендә күп еллар дәвамында хезмәт куйган Роза Ганиева - сарманлыларның хөрмәтен казанган талантлы журналист. 

Роза Мәхсудовна! Күркәм юбилеегыз котлы булсын. Иҗат чишмәгез саекмасын, эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Әле тагы күп еллар дәвамында Сезгә сарманлыларны матур     һәм кызыклы радиотапшырулар белән сөендереп яшәргә насыйп булсын.

«Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ абитуриентларны өч юнәлешнең берсе буенча сыйфатлы һөнәри белем алырга чакыра. Көллият Татарстан Республикасының иң гүзәл почмакларының берсе – Кукмара муниципаль районының Лубян авылында урнашкан.

Сарман үзәк балалар китапханәсе   Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе балалары өчен «Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белегез һәм үтәгез»мәгълүмати - уен программасын үткәрделәр. Алар утның барлыкка килү тарихы, янгын чыгу сәбәпләре, шырпы, электр приборлары, газ плитәсе белән эш иткәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре һәм янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук дөньядагы иң катлаулы һөнәрләрнең берсе – янгын сүндерүче һөнәре белән таныштылар.  Чара бик белемле һәм кызыклы узды.


15
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин "Бердәм Россия"Бөтенроссия сәяси партиясенең региональ сәяси советы Президиумы утырышында катнашты.

Бүген районда Эшкуарлар өчен «Бизнес һәм хакимият: ачык сөйләшү» проекты кысаларында бизнес-интенсив онлайн режимда уздырылды.

Якташыбыз - Ниңневартовск шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясенең "Мирас" җирле иҗтимагый оешмасы әгүзасы Галиуллин Рифкат Мәүмүт улы милләтара тынычлыкны һәм бердәмлекне ныгытуга, татар милли мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга керткән өлеше өчен  Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәтенә лаек булды. Без райондашыбызны дәрәрҗәле бүләге белән тәбриклибез, киләчәктә дә игелекле гамәлләрендә уңышлар телибез.

Чукмарлы авылында яшәүче хезмәт ветераны Ахметшина Минниса Мостафа кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп утте. Юбилярга район башлыгы урынбасары Гараева Гүзәл Рифкатовна район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлекле бүләген тапшырды. Шулай ук ветеранны Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Хадиуллин котлап, юбилярга сәламәт булып якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләделәр.

2023 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны дәүләт органнары җитәкчеләре белән бергәләп кабул итү практикасын дәвам итә.

Шәрләрәмә авылында республика программасы буенча су линиясе үткәрелә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International