Бүген Даулы Болын мәйданында ветераннар (пенсионерлар) өчен Сабантуй узды. Җыелганнарны район ветераннар Советы Рәисе Асылъяр Харисов сәламләде.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән бәйрәм кунакларын район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев котлады, Район Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Сабантуй концерт номерлары, спорт уеннары белән үрелеп барды.
Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсларын үткәрү буенча республика комиссиясе гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итте (алга таба – Конкурс). Конкурсның операторы булып «социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге»автоном коммерцияле булмаган оешмасы тора.
Карашай-Саклау авыл җирлегендә "Сабантуй" милли бәйрәме узды . Сабантуй-татар халкының яраткан бәйрәме. Йөрешләрдә төрле уеннар үткәрелә, аларда өлкәннәр дә, балалар да катнаша.
Сабантуй: милли бердәмлек бәйрәме
Иске Имән авыл җирлегендә милли бәйрәм “Сабантуй” үтте
Янурыс авыл җирлегенең Каташ-Каран авылында "Сабантуй"милли татар бәйрәме узды
13 нче июнь көнне Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбе, Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе каршыларында оештырылган лагерьларга йөрүче балалар өчен «Иван Семенов. Школьный переполох» исемле нәфис фильм күрсәтелде.
Янурыс авыл җирлегендә "Сабантуй"милли татар бәйрәме узды
12 июньдә – без, бай мираслы, үзенең иксез - чиксез киңлекләрендәге күп милләтләрне һәм мәдәниятләрне берләштергән дәүләт көнен билгеләп үтәбез. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак та бәйрәм итә.
Шушы вакыйга уңаеннан Үзәк ял паркында бәйрәм чарасы оештырылды. Район китапханәсе хезмәткәрләре «Россия – куәтле ил» исемле күргәзмә һәм фотозона оештырдылар. Ял паркында узган әлеге чара һәркемдә үз иленә, туган ягына карата соклану, горурлану хисләре калдырды.