Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, журналистлар, мөхтәрәм ветераннар, хәбәрчеләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан матбугаты көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Газета һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары – хакимият белән халык арасындагы күпер ул. Дәүләтебез алып барган сәясәтне халыкка җиткерүдә, аны ил-көн, район хәбәрләре белән таныштырып баруда сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез. Сез, вакыт белән исәпләшмичә, алгы сафта барасыз, һәр яңалыкны халыкка үз вакытында җиткерүдә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтәсез. Халыкны мәгълүматлы итүгә, рухи яктан баетуга зур өлеш кертәсез, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итәсез. Бүгенге интернет үсеш алган чорда да район һәм халык өчен кирәкле басма булып кала аласыз. Бу, әлбәттә, Сездән зур көч һәм тырышлык, киңкырлы белем һәм тормыш тәҗрибәсе, даими эзләнү һәм тынгысызлык, заман белән бергә атлау һәм яңа техник мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалана белү осталыгын таләп итә. Елдан-ел камилләшә баруыгыз, һәр яңалык артыннан өлгерүегез газетаның йөзендә, эчтәлегендә дә чагыла.
18 нче майда "Җәлил гимназиясе"нең актлар залында гомуми мәктәп ата-аналар җыелышы узды. Җыелышка Җәлил хастаханәсе педиатры Юнысова Резеда Хәниф кызы чакырылды, ул энергетиклар, электрон тәмәке куллануның зыяны турында сөйләде һәм ата-аналарны балаларның сәламәтлеген күзәтергә чакырды. Моннан тыш, җыелышта балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Хаҗиева Лилия Рифат кызы чыгыш ясады. Ул ата-аналарның ТР һәм РФ законнарын бозган өчен җаваплылыгы турында сөйләде. Гимназия директоры Г. Н. Булатова һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары Р. Ф. Миңнәхмәтова әти-әниләре белән әңгәмәне дәвам иттеләр.
2023 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны дәүләт органнары җитәкчеләре белән бергәләп кабул итү практикасын дәвам итә.
2023 елның 30 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итүе булачак
"Туган якны белүчеләр"
17 майдан Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы авыл җирлекләре буенча теркәлгән тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау башланды.
Техник карап чыгуны уздыру өчен нигез булып Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2022 елның 22 декабрендәге 01-05/295пр номерлы боерыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «техник торышка дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы теркәлгән органнар тарафыннан үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник тикшерү турында»2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган машиналарга техник карау уздыру тәртибе нигезендә тора.
Бүген Сарман гимназиясендә 2022-2023 уку елында аграр сыйныфлар эшенә йомгак ясадылар.
«Таныш булыгыз: татар халкының гореф-гадәтләре» танып белү уены.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «россия кредит оешмаларына, халыкара финанс оешмаларына һәм дәүләт үсеш корпорациясенә федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында "29.12.2016 №1528 карары кысаларында сезнең мәгълүматка җиткерә. "Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә (авыл хуҗалыгы Кредит Куллану кооперативларыннан тыш), авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне, беренчел һәм (яки) алга таба (сәнәгать) эшкәртүне һәм аны сатуны гамәлгә ашыручы оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә бирелгән кредитлар буенча алар алмаган керемнәрне каплауга ташламалы ставка буенча» шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баручы һәм «һөнәри керемгә салым» кулланучы «үзмәшгуль»гражданнарга ташламалы кредит бирү буенча пилот проекты старт алды. Ташламалы кредитлау 2023 елның 28 апреленнән 31 октябренә кадәр еллык 5% ставкасы буенча «Россельхозбанк»АҖнең Татарстан төбәк филиалы тарафыннан башкарыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) министрлыкка караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе (алга таба – Фонд) «Минем субсидияләрем» сервисында ташламалы микрофинанс продуктларына (кушымтасына) гаризалар кабул итүне гамәлгә ашыра https://subsidiya.tatarstan.ru/landing.
Тулырак мәгълүматны Фондның микрофинанслау үзәгеннән Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт адресы буенча яки «кайнар линия» +7 (843) 524-90-90 телефоны буенча алырга мөмкин.
2024 елда нинди җәмәгать киңлекләрен төзекләндерергә район халкын тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз.