ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 3 нче  апрелендә "Җир көне" темасына "Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр"дәресләре уздырылды. Дәреснең максаты:укучыларны Җир көне белән таныштыру, экология турында беренчел мәгълүмат бирү, әйләнә-тирә дөньяга җаваплы мөнәсәбәт булып торган грамоталы экологик тәртип формалаштыру, табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, укучыларның экологик проблемалар,Россиянең калдыкларны эшкәртү тармагындагы казанышлары турында белемнәрен киңәйтү; укучыларның экологик культура дәрәҗәсен күтәрү.


1
апрель, 2023 ел
шимбә

Зур Нөркәй авылында Галиева Даимә Абдуллин кызына-90 яшь.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Александровка авыл җирлегендә өмәләр башланды

«Сорауларда һәм җавапларда вируслы гепатит» белешмәсе. Тулырак мәгълүматны ФОТОРЕПОРТАЖ бүлегендә карарга мөмкин.


31
март, 2023 ел
җомга

Яшь гаилә торак шартларын яхшырту өчен реаль дәүләт ярдәме ала аламы? 30 апрельгә кадәр ир белән хатынның 36 яшькә кадәрге яшь гаиләгә «яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасына керергә һәм яңа төзелештә, икенчел торак базарында фатирның норматив бәясеннән, үз йортыңны төзүдән яки ипотеканы түләү өчен кире кайтарылмаслык 30-35% дәүләт субсидиясе алырга кирәк. Ни өчен Башкарма комитетка (Сарман авылы, Ленин урамы, 35 нче йорт) мөрәҗәгать итү һәм программага 30 апрельгә кадәр керү мөһим? Кирәкле документларны апрель ахырына кадәр рәсмиләштерсәк, яшь гаиләнең киләсе елга дәүләт түләвен алу мөмкинлеге бар.  Яшь гаиләләргә субсидияләр программасына 2023 елның 30 апреленнән соң да керергә мөмкин, әмма бу очракта яшь гаилә субсидиягә 2025 елдан гына дәгъва итә алачак.  Шуңа күрә ашыгырга һәм Башкарма комитетка баруны кичектермәскә кирәк.

Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Шипилов Вадим Николаевич белән очрашты.

Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районы урман фонды территориясендә 2022 елның янгын куркынычлы һәм урман культуралары сезоны нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды, киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров катнашты.

Язгы каникулда ял итүче балалар өчен төрле кызыклы мультфильмар, фильмнар күрсәтелә.

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр башланды.

30 март көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен районкүләм семинар-практикум узды.Семинарны ачу тантанасы балалар һәм педагоглар чыгышы белән башланды. Аннары Сарман муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү методисты Г.Ф. Салихова семинарда катнашучыларга уңышлар теләде.
Семинарда безнең балалар бакчасы педагоглары чыгыш ясады,шулай ук Сарман,Тукай,Азнакай, Мөслим һәм Әлмәт районнары педагоглары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чыгышлар бик кызыклы булды. Семинарда катнашучыларның барысы да канәгать калдылар, мондый очрашуларның бик мөһим булуын билгеләп үттеләр һәм семинарны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International