23 нче, 24 нче март көнне 1нче сыйныфларында «Әлифба белән хушлашу» бәйрәме узды. Бу һәр беренче сыйныф укучысы өчен бик мөһим чара. Балалар бик шатлык белән үзләренең нәрсәгә өйрәнүләрен күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле уен формасында үтте. Әлифба белән хушлашу – яңа белемнәргә һәм җиңүләргә юл башы. Мәктәп тормышында иң кечкенә укучыларыбызның мондый җиңүләре күп булсын иде. Беренче сыйныф укучыларына укуларында уңышлар һәм яхшы кәеф телибез!
2023 нче елның 22 нче мартында Сарман урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары арасында Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган рәсемнәр бәйгесе узды. Безнең гимназия намусын Гарайшина Милана (1 нче А сыйныф), Дәүләтшина Алина(2 нче Б сыйныф), Алиева Аиша(3 нче А сыйныф), Ризванова Мәрьям (4 нче А сыйныф) якладылар. Нәтиҗәләре буенча Алиева Аиша - призер, Ризванова Мәрьям - җиңүче булдылар!
"ЮНАРМИЯ" бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте тематик өстәмә гомуми үсеш программасы буенча укуга "Җәйге юнармия уеннары" конкурсына сайлап алуын дәвам итә.
Коммерцияле булмаган оешмалар өчен яңа грант конкурсы игълан ителә! Гариза бирү вакыты: 2023 елның 1 апреленә кадәр.
Росссия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге гражданнарның игътибарын өлкән яшьтәге кешеләргә карата мошенниклык очракларының күзәтелүенә юнәлтә. Мошенниклар пенсионерларга үзләренең кыйммәтле хезмәтләрен көчләп тагу юлы белән пенсияләренең дөрес билгеләнгәнен тикшерергә тәкъдим итә. Ә социаль фонд органнарында бу хезмәт бушлай күрсәтелә.
«Туберкулез – җитди авыру»дигән профилактик әңгәмә
Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне кысаларында 2023 елның 22 мартыннан 24 мартына кадәр "кайнар линия" үткәрелә
23 нче март көнне Җәлил бистәсенең 5 санлы "Әкият" балалар бакчасында "Җырлы бакча" муниципаль җыр бәйгесе үтте. Бәйге Гөлнара Якупова, Ландыш Зарипова, Миләүшә Хакимуллина иҗатына багышланган иде. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасыннан "Тамчылар" ансамбле җүңүче грамотасына лаек булды, ә "Капельки" ансамбле исә, призер булды. Аларны котлыйбыз һәм алда да уңышлар телибез!
23 нче март көнне «Сарман» кинотеатрында, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Бөек Ватан сугышы җиңүенә 78 ел тууы уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, район мәдәният йорты, авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары коллективларына «Лето 1941 года» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлегенең эш планын үтәү кысаларында, мәгариф учреждениеләренең системалы эшен оештыру максатларында 21 мартта МББУ«Җәлилнең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында мәктәп җитәкчеләренең күчмә семинары узды.