ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Бүген мәктәбебездә күренекле якташларыбыз Г.Зәйнәшева белән С.Рәфыйков юбилейларына багышланган "Әдәби туган як" республикакүләм.

"Җәлил гимназия"се коллективы, укучылары һәм аларның әти-әниләре мобилизацияләнүчеләргә ирекле ярдәм акциясендә катнаштылар. Иң кирәкле әйберләр - озак вакытлы саклау продуктлары, татлы ризыклар, чәйләр, шәхси гигиена чаралары һәм җылы эчке киемнәр җыелды. Акциядә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерәбез.

28 нче февраль көнне «Сарман» кинотеатрында, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Бөек Ватан сугышы җиңүенә 78 ел тууы уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Аграр көллият коллективына «Лето 1941 года» исемле хәрби фильм күрсәтелде.

28 нче февраль көнне Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, милли татар уеннарына видеороликлар һәм «Мия и я: Легенда Сентопии» исемле яңа мультфильм, 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча төшерелгән «Тарлан» исемле нәфис фильм күрсәтелде.

Авыл җирлекләре арасында узган спартакиада кысаларында Янурыс авыл җирлеге командасы бадминтон буенча ярышларда катнашты

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
2023 елның 1 мартыннан 10.40 сәгатьтән 10.43 сәгатькә кадәр электр сиреналарын кертеп һәм радио һәм телевизион тапшырулар каналлары буенча сөйләм хәбәрен тапшырып, үзәкләштерелгән хәбәр итүнең региональ автоматлаштырылган системасының әзерлеген комплекслы тикшерү үткәреләчәк.
Тыныч булуыгызны сорыйбыз.

Янурыс авыл җирлегендә 23 февраль көнне яшьләр арасында волейбол буенча ярышлар узды

25 февраль көнне  Ә.М.Залаков исемендәге ял паркында район күләмендә беренче тапкыр "Масленица" бәйрәме булып узды.Килгән кунакларны,тамашачыларны бәйрәм белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Г.Г.Латыпова котлады. Кояш,Яз,Убырлы Карчык,Коймак булып киенгән район мәдәният йорты хезмәткәрләре театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.Бәйрәм матур җырлар,дәртле биюләр,күңелле уеннар белән дәвам итте.Уеннарда балалар да,өлкәннәр дә бик теләп катнаштылар, бүләкләр алдылар.Бәйрәмгә килгән һәр кеше тәмле коймак,кайнар чәйдән авыз итте.

2023 елның февраль башында " ДМШ ис. Юзлибаева "Шиһапова Оксана Александровна-2023" мәдәният һәм социаль өлкә учреждениеләре хезмәткәрләре арасында һөнәри осталыкны иң яхшы презентацияләүгә беренче төбәкара смотр-конкурста катнашты/

 Сарман гимназиясе укучылары КФУ һәм Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган "Тархан" телевизион тарихи-мәдәни конкурсының 1/4 финал уенында катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International