Буыннарның дәвамчанлыгын саклау, милли традицияләр һәм эстетик идеаллар бергәлеге нигезендә гаилә һәм гаилә бәйләнешләрен ныгыту, үз нәселенең, халкының, туган як тарихын өйрәнү максатларында район мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи –Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе Республика Фестиваленең муниципаль этабы узды.
Бәйгедә өч гаилә катнашты. Конкурс йомгаклары буенча Яхшебай авылыннан Сираевлар гаиләсе беренче урынга чыкты, Ләшәү - Тамак авылыннан Шайдуллиннар гаиләсе-икенче, Яңа Әхмәт авылыннан Валиевлар гаиләсе өченче урыны яулады.
2023 елның 27 февраленнән 1 мартына кадәр Казан шәһәрендә "Беренчеләр хәрәкәте"остазларының 1 слеты уза.
27 нче февраль көнне «Сарман» кинотеатрында, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Бөек Ватан сугышы җиңүенә 78 ел тууы уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, мәгариф бүлеге, үзәкләштерелгән бухгалтерия коллективларына «Лето 1941 года» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
Кабул итүгә Башкарма комитет, район оешмалары бүлекләре урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
27 нче февраль көнне Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, милли татар уеннарына видеороликлар һәм «Мия и я: Легенда Сентопии» исемле яңа мультфильм, 5-11 нчы сыйныф укучылары өчен Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча төшерелгән «Тарлан» исемле нәфис фильм күрсәтелде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге
полициягә хезмәт итәргә чакыра
Россия Федерациясе гражданнары
18 яшьтән 40 яшькә кадәр
Полиция хезмәте-киләчәккә ышаныч!
26 февраль көнне Җәлил бистәсенең мәдәният сарае мәйданында кыш белән хушлашуга багышланган май чабу бәйрәме узды. Бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте. 3нче санлы “Аленушка” балалар бакчасы коллективы да бу чарада актив катнашты- бәйрәмгә килгән кунакларны тәмле коймаклар белән сыйлады.
Бүген утырышлар залында Сарман муниципаль районы Советында киңәшмә узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин үткәрде.
25 февраль көнне Мортыштамак авылында яшәүче Маликов Илгизәр Мәҗит улы һәм Гөлфира Гамбәр кызы үзләренең Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бу матур бәйрәмгә юбилярларның балалары, оныклары, туганнары, күрше-тирәләре җыелган иде. «Ныклы гаилә» проекты, «Гаилә-тынычлык нигезе» Бөтенроссия социаль-гаилә проекты һәм милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, авыл җирлеге башлыгы Хадиуллин Илдар Нил улы Маликовлар гаиләсенә тыныч,имин тормыш, балалар, оныклар куанычы теләде, истәлекле бүләк тапшырды.
"Май чабу" бәйрәме - Кыш азагы һәм яз башы символы. 26 нчы февраль көнне Җәлил поселогы мәдәният йорты янында бу вакыйгага багышланган халык күңел ачулары узды. Тәмле коймак, театраль тамаша һәм зур конкурс программасыннан башка узмады. Җәлил гимназиясе коллективы "Май чабу" бәйрәмендә актив катнашты. Чара гадәттәгечә чучело яндыру белән тәмамланды.