ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

15 нче февраль көнне, «Сарман» кинотеатрында, Сарман гимназиясенең 4 нче сыйныф укучылары өчен татар шагыйре М.Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан, аның иҗатына багышланган киновикторина үткәрелде, «Мужество остается в веках» исемле документаль фильм күрсәтелде.

15 нче февраль көнне Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, милли татар уеннарына видеороликлар һәм «Мия и я: Легенда Сентопии» исемле яңа мультфильм, 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча төшерелгән «Тарлан» исемле нәфис фильм күрсәтелде.

Ел саен 15 нче февраль көнне Җәлил бистәсенең  6нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтү традициягә әйләнде. Бәйрәмдә балалар аның героик биографиясе белән таныштылар, шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, инсценировкалар куйдылар. Бәйрәмнән соң балалар Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

 

2023 нче елның 15 нче февраль көне Җәлил гимназиясендә профориентация эше үткәрелде.  Казан инновацион университеты колледжы вәкилләре 9 нчы сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрделәр. Алар уку йортында булган кадрлар әзерләү юнәлешләре белән таныштырдылар. Балалар үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр.Әңгәмә бик җылы шартларда узды.

Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 15 нче февраль көнне аның һәйкәле янында тантаналы митинг оештырылды. Җәлил гимназиясе укучылары да бу чарада актив катнаштылар. М.Җәлил һәйкәсенә чәчәкләр салдылар.

Кышкы салкын көннәрнең берсендә иксез-чиксез Оренбург далаларының Мостафа исемле татар авылында Мостафа абый белән Рәхимә апа гаиләсендә кечкенә Муса дөньяга килә.Ул бик хәрәкәтчән,тормыш сөючән бала булып үсә:уйный, көлә, урманга йөри, күлдә су коена. Абыйсы Ибраһимга ияреп,
6 яшендә үк укырга йөри башлый. Муса бик тырышып укый, шигырьләр язу белән мавыга. Шул кечкенә Мусадан үскән зур герой шагыйребезне бүгенге көндә белмәүче юктыр.

Бүген, 15 февральдә туган, республикада һәм чит илләрдә танылган татар шагыйре, үз иленең Герое-патриоты Муса Җәлилнең тууына 117 ел тула.

Безнең балалар бакчасында балаларны татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче Рахматова Айгөл Фаил кызы әлеге датага багышланган музыкаль кичә үткәрде. Балалар шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, шигырләрен сәхнәләштерделәр. Кунакка шагыйрь шигыреннән әтәч килде. Балалар Муса Җәлил әсәрләрен бик яраталар һәм аның биографиясе белән кызыксыналар. Без балаларыбыз белән бик горурланабыз, чөнки алар язучыларыбызның батырлыкларына сокланалар һәм аларны онытмыйлар.

Шулай ук төркемнәрдә һәм музыка залында, балалар тәрбиячеләре белән берлектә, Җәлил әсәрләре буенча рәсемнәр һәм эшләнмәләр күргәзмәләре оештырдылар.

Ватаннан читтә үз бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган чаралар

Карашай -Саклау авыл җирлеге Чураш авылында яшәүче Сираҗиева Әлфия Хәниф кызына 65 яшь тулды.Аны район башлыгы сәркатибе Әхметшина Гөлчәчәк Дамир кызы һәм китапханә мөдире Сафина Назлыгөл Габделхак кызы котлады

14 февральдә Җәлилнең 1нче мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары Сарман аграр көллиятендә булдылар.
Балаларга полигонга, уку кабинетларына, музейга экскурсия үткәрелде. Экскурсия аграр көллият укучылары башкаруындагы концерт белән тәмамланды.


14
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Гашыйклар көне унаеннан, Югары Чыршылы мәдәният йортында, «Мәхәббәт дип тибә һәр йөрәк» дип исемләгән кичә узды. Авылыбыз яшьләре бу чарада актив катнашты. Алар кызыклы ярышларда көч сынаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International