ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бөтен ил буенча Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең соңгы колонналары Әфганстан территориясеннән китә. Бу сугышта Мортыштамак авыл җирлегендә туып-үскән 5 кеше катнашты, шуларның 1се исән-сау әйләнеп кайтмады. Һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде, әфганчы Хисамов Мансур Марсель улы каберенә венок салынды

15 февральдә Сарманда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 34 еллыгына һәм Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган истәлекле митинг булды. Күптәнге традиция буенча сугышчы-интернационалистларга стелага ветераннар-әфганчылар, һәлак булган солдатларның гаилә әгъзалары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, район хакимияте җитәкчеләре,яшьармиячеләр, "Форпост" активистлары, мәктәп укучылары һәм район халкы җыелды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзенең чыгышында сугышчы-интернационалистларга хөрмәт һәм рәхмәт белдерде .Бер минут тынлык белән сугышчыларны искә алдылар, веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.


15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

15 февраль – интернационал – сугышчыларын искә алу көне

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, күпмилләтле халыкның бердәмлеген ныгыту максатларында 2023 ел милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Бүген, 15 февральдә безнең мәктәптә «Без – Россия гражданнары» дигән темага Парламент дәресе үткәрелде.

Татарстан Республикасында педагог һәм остаз елын ачу тантанасы

Буген, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән сугышчы - интернационалистларны искә алу көне. Азалак авыл җирлегенең Шыгай авылында Әфган сугышында хезмәт иткәндә батырларча һәлак булган әфганчы Гәрәев Әсгать Ашрап улының  каберенә венок салынды. Әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Әфган сугышында, “кайнар нокта”ларда башларын салганнар,безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр.
Туган якларына исән-имин әйләнеп кайта алган ир-егетләребезгә һәм гаиләләренә исәнлек саулык телибез.
Илебез тыныч, кукләребез аяз булсын!

 

15 февраль көнне, Әфган сугышында хезмәт иткәндә  батырларча һәлак булган әфганчы, Садыков Илшат Әбүһәр улын искә алып, аның каберенә венок салынды.

Бүген Җәлил поселогында герой шагыйрь М.Җәлилнең тууына 117 ел тулуга багышланган тантаналы митинг булып узды. Шагыйрьгә батырлыгын искә алып Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.Ә. улы, шәһәр тибындагы Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.Ә. улы, «Татнефть» ҖАҖнең Җәлил ТППО профком рәисе Филимонов В.Н. һәм «Җәлил чаткылары» әдәби берләшмәсе рәисе Ихсанова Э.М. кызы рәхмәтләрен җиткерделәр. Традиция буенча герой шагыйрьне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Бүген, 15 февральдә, Россиядә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. 2010 елда бу дата рәсми рәвештә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне булды.

Бүген 2нче Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 34 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Кораллы низаг вакыйгаларын искә төшерергә безнең поселокта яшәүче сугышчан хәрәкәтләр ветераннары килде. Шулай ук шәһәр тибындагы Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы катнашты Кәримов Р. А., Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариатының мобилизация бүлеге начальнигы Миңнегулов К. Н. Җәлил шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитетының хәрби-учет өстәле белгечләре һәм мәктәп укучылары катнашты.

Бу мәктәптә сугышчы - интернационалистлар Рифкать Миннекәев һәм Сергей Притула укыган. Алар үзләренең патриотик бурычларын намус, хөрмәт белән үтәделәр һәм безнең поселокның барлык үсеп килүче буыны өчен батырлык үрнәге булып торалар. Алар кире әйләнеп кайтмады, ләкин алар турында хәтер мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак.

Чара барышында Әфган сугышы турында шигырьләр яңгырады.

Тантанада катнашучылар Әфганстанда һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Тантаналы митингтан соң сугыштан әйләнеп кайтмаган һәм тыныч вакытта киткән сугышчы-интернационалистлар каберләренә чәчәкләр салынды.

15 нче февраль көнне «Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 9 нчы сыйныф укучылары Сарман аграр көллиятендә булдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International