ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе
Мортыш Баш мәдәният йортында Яна ел бал-маскарады булды.

Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, терлекчелек идарәсе консультанты Рамилә Моратова ферма һәм комплексларда булып, 2022 елның дүртенче кварталында терлекчелек алдынгыларын бүләкләделәр, аларга акчалата сертификатлар тапшырдылар һәм авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Сайтта тулырак укыгыз sarman-rt.ru.


1
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе
Чукмарлы авыл жирлегендә 30 декабрь конне Яна ел бал-маскарады булды. Яна елны олысы да кечесе дә көтеп ала. Якты өметләр, матур хыяллар, изге ниятләр, гүзәл уйлар белән көтеп ала. Яңа ел ни генә дисәк тә, һәркемгә дә яңа ул. Яңа елда яңа шатлыклар, яңа куанычлар көтәдер кебек. Дөньяга назлар гына, ямьнәр генә тулыр да, тормышыбыз тагын да күркәмләнер, анда гүзәллекләр артыр шикелле...

31
декабрь, 2022 ел
шимбә

Александровка авыл җирлегендә Яңа ел карнавалы

30 декабрь көнне, Югары Чыршылы авылы мәдәният йортында,  Яна ел бал-маскарады  узды. Бәйрәм, авыл җирлеге башлыгы, Камалетдинов Илсур Наил улының котлавы белән башланып китте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре  һәм жирле  артистлар берсеннән-берсе матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Тамаша җыр-бию, кызыклы уеннар белән үрелеп барды.

Ләшәү Тамак авыл җирлегендә яңа 2023 нче елны каршылауга багышланган чаралар гөрләп узды

Хөрмәтле райондашлар!

 

Бусагада – яңа ел. 2022 ел үзенең бәхетле мизгелләре һәм үкенечләре, шатлык-куанычлары һәм югалтулары, казанышлары һәм борчу-мәшәкатьләре белән тарихка кереп бара. 

Әйе, узып баручы 2022нче ел бик үзенчәлекле, илебез өчен зур сынаулар елы булды.

Әмма республикабыз, районыбыз халкы аны үзенең тырыш хезмәте, түзем-сабыр холкы, бер-берсенә карата ихтирам-хөрмәте белән уздырды.

Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән программаларда, милли проектларда катнаштык. 

Торак төзү, социаль объектларны, күпкатлы йортларны һәм ишегалларын реконструкцияләүне дәвам иттек. Юллар төзү, чиста су белән тәэмин итү, урам утларын яңарту, газлаштыру, торак-коммуналь хуҗалыгы, районыбызны яшелләндерү юнәлешендә шактый эшләр эшләнде.

Сарайлы һәм Колмәт авылларында яңа ФАПлар төзелде. Яңа Имәндә авыл советы бинасы салынды. Сарманда үзәк хастәханә ишегалдында 24 фатирлы йортта төзелеш эшләре тәмамланып килә. Аграр көллияттә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ремонт эшләре башкарылды. Бу программалар киләсе елга да дәвам итәчәк. 

Һәр эштә ярдәм күрсәтеп торучы Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миннихановка, Дәүләт Советына, Министрлар Кабинетына, «Татнефть», «Агрокөч» җәмгыяте җитәкчелегенә районыбызның социаль-икътисади үсешен тәэмин итүдә күрсәткән зур ярдәмнәре өчен барлык район халкы исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм.

Кайсы өлкәне генә алсак та, ел дәвамында район халкы тырышып эшләде.

Нефтьчеләребез, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре фидакарь хезмәт куйдылар. 

Фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар, эшмәкәрләр, кече бизнес вәкилләре район икътисадын ныгытуга үз өлешләрен кертте.

Мәгариф, спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәсендә эш дәвам итте.

Быел, Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенең 1100-еллыгына багышлап, күп чаралар үтте. Цифрлаштыру елы кысаларында шактый гына эшләдек.

Узып баручы ел сарманлыларның кыенлыкларга каршы тора алуларын, кискен шартларда да берләшеп, бурычларны хәл итә алуларын, киң күңелле, шәфкатьле, ярдәмчел булуларын күрсәтте. 


30
декабрь, 2022 ел
җомга

Саклаубаш авыл җирлегендә яңа 2023 нче елны каршылауга багышланган чаралар гөрләп узды

Яңа ел яллары чорында районда төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.

Район халкын һәм кунакларны аларда катнашырга чакырабыз.

«Бу объект бик озак төзелде, шуңа да карамастан, эш сыйфатлы башкарылды. Юл Социаль әһәмияткә ия маршрут булып тора, чөнки аның буенча Сарман авылын урап узып транзит хәрәкәте башкарыла. Быел юл эшләре программасы кысаларында тормышка ашырыла торган чараларга 67 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бүген без төбәк юлларының берсендә башкарылган эшнең нәтиҗәсен күрәбез», - диде Фәрит Хәнифов, юл төзүчеләргә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысын да Яңа ел белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International