Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1нче Җәлил мәктәбендә "Минем Россиям - ул мин"дигән плакатлар күргәзмәсе оештырылды. 5-11 сыйныф укучылары биремгә иҗади якын килделәр һәм халык бердәмлеген һәм патриотизмын күрсәттеләр.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе өлкән инспекторы Р.Г. Гарипов Җәлил мәдәният сарае хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде.
Әлеге театр Халыкара театр коллективларының «Идел-йорт» фестиваленең Гран-при иясе дә булган иде. Артистларның тамашачыларның өметләрен акладылар, драманың бөтен биш пәрдәсе дә көчле алкышларга күмелде. Аны карарга район җитәкчелеге, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендәге делегация дә килде. Сәхнәләштерелгән күренеш тәмамланганнан соң Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Мөслим кунакларына район халкы исеменнән рәхмәт белдерде, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Бүген Сарман муниципаль районы Советының утырышлар залында, югары әзерлек режимын кертеп, гражданнар оборонасы буенча күнекмә чарасына әзерлек буенча комиссия утырышы булды.
Рәшидә апаны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга матур теләкләрен шулай ук «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Г өлнара Хуҗина, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хабибуллин, ветераннар советы рәисе Гөлмира Ситдикова җиткерделәр.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә Башкарма комитет, район оешмалары бүлекләре урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
Бүген Сарман муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы җитәкләде.
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының административ комиссиясе хәбәр итә: Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 32.2 статьясы нигезендә судья, орган, вазыйфаи зат тарафыннан административ хокук бозулар турында эшләрне карарга вәкаләтле зат тарафыннан билгеләнгән штраф административ штрафны законлы көченә кергәннән соң алтмыш көнлек (60 көн), яисә кичектереп тору срогы чыкканнан соң түләнә.
Җәлил посёлок китапханәсендә Халыкара Зур этнографик диктант узды.
Террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны көчәйтү максатыннан, 03.11.2022 елда «Сарман муниципаль районында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә ЭЭМ, ГХМ һәм Росгвардия вәкилләре белән берлектә шартлаткыч корылмага охшаган шикле предметны ачыклаганда хезмәткәрләрнең гамәлләрен тикшерү буенча күнекмә үткәрелде. Террорчылыкка каршы саклану буенча инструктаж үткәрелде.