Хөрмәтле финанс өлкәсе хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмегез – финансистлар көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!
Бүгенге көндә финанс белән идарә итү-стандарт булмаган чишелешләр, яңа проблемаларга тиз җавап бирү һәм планлаштыру алымы таләп итә торган процесс.Сез алып барган эш участогының никадәр җаваплы һәм җитди булуын, биредә финансистларга хас булган сыйфатларның профессиональлек, намуслылык, объективлык кебек мөһим роль уйнавын без барыбыз да аңлыйбыз.
Район финансистларына һәм хезмәт ветераннарына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре.
Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, иминлек, киләчәктә һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телим.
Дистә еллар буе үз участогына, йортына, объектларына ия булган гражданнар бар, шуңа күрә аларның күбесе күчемсез милекне теркәү дә кирәк түгел дип саный.
Бу алай түгел!
Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне бетерү комиссиясе утырышы булды. Утырышны комиссия рәисе Фәндәс Вәлиев алып барды.
Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды. Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
2022 елның 7 сентябрендә Карашай Саклау авыл җирлегендә яшәүче III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры Шәйморатов Халит Солтамурат улына 65 яшь тулды
Минзәлә районы Наратлы-Кичү авылында туган, Чурашка килен булып төшеп, шунда гомер кичергән Шәрәфетдинова Мәдинә Шәрип кызына 90 яшь тулды
Чит телләр укытучысы Чикулдина Е.А. безнең мәктәпне тәмамлаган Ризатдинова Наилә белән очрашу оештырды, ул Казан университетының геология факультетының иң яхшы студенты буларак, укуга магистратурага Германиягә җибәрелде. Хәзерге вакытта Наилә Германиядә, Фрайберг шәһәрендә яши, чит ил фирмасында эшли.Ул укучылар белән үз тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм киңәшләрен бирде. Шулай ук Наилә немец халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде.
Җәлил 1нче мәктәбендә "Татнефть"ГАҖ грант ярдәме кысаларында мәктәп фасадын һәм идән капиталь ремонтлау тәмамланды. 1 сентябрьдә балалар яңартылган мәктәпкә кайттылар.
5 сентябрьдә Җәлил 1нче мәктәбендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагын күтәрү һәм гимннар тыңлау атналык тантанасы узды. Флагларны күтәрү хөрмәтенә укучылар 11 сыйныф укучылары лаек булды
27 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисованың коммуналь хезмәтләргә бәяләр һәм тарифлар билгеләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүе планлаштырыла.
Кабул итүгә язылу(85559)2-52-61 телефоны буенча башкарыла.