Бүген Сарман мәдәният йорты агитбригадасы төркеме "Нөркәй" агрофирмасы кырларында алдынгыларга ярдәм итү һәм аларның яхшы кәефен күтәрү өчен механизаторлар алдында концерт программасы белән чыгыш ясады.
Бүген Сарман авылында авыл хуҗалыгы техникасы 8, 10, 14 йортлары ишегалдында "Күршеләр - иң якын кешеләр" ишегалды бәйрәме узды. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты, җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, эшлекле катнашулары һәм “Безнең ишегалды” Президент программасын гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Чара концерт номерлары, уеннар, мастер-класслар белән дәвам итте.
Бүген Сарман авылында авыл хуҗалыгы техникасы 27, 28, 29 йортлары ишегалдында "Безнең ишегалды - игелекле күршеләр" ишегалды бәйрәме узды. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты, җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, эшлекле катнашулары һәм “Безнең ишегалды” Президент программасын гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Чара концерт номерлары, уеннар, мастер-класслар белән дәвам итте.
Бүген Сарман муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең пленар утырышында Җәлил бистәсенең 3 нче санлы “Алёнушка” балалар бакчасы педагоглары Исрафилова Фәридә Рәшит кызы һәм Җопбыева Роза Марат кызы Сарман Мәгариф бүлегенең мактау грамоталары белән, Зиганшина Венера Рафис кызы Сарман муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Аларга алга таба да уңышлар телибез!
Бүген Сарман авылы мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды.
Ел саен, 25 август конне безнең шәһәр тибындагы поселогыбызда герой-шагыйрь хөрмәтенә Татарстан Республикасында һәм аннан читтә шагыйрь Муса Җәлилне һәм башка көрәштәшләрне искә алу көне билгеләп үтелә.
Муса Җәлил-татар халкының бөек шагыйрьләренең берсе. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына иң яхшы һәйкәл – аның шигырьләре һәм җырлары, шул эшлэрендэ герой-шагыйрь үз Ватанына тугрылык турында ант иткән, анда ул фашизмга каршы улем белән көрәштә катнашкан миллионлаган совет кешеләренең рухи матурлыгы турында сөйләгән. Җәлил шигырьләрен укып, халкыбызның жиңелмәслек кочен сизэбез.
1944 елның 25 августында Германиядэ ватандашларыбыз – каршылык көрәшчеләре: Гайнан Курмаш, Фуат Сайфульмулюков, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Муса Джалиль, Гариф Шабаев, Ахмет Симаев, Абдулла Батталов, Зиннат Хасанов, Ахат Аднашев, Галлянур Бухаровларны жэзалаганнар.
Бүген Җәлил посёлогында М. Җәлил һәйкәле янында М. Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көненә багышланган митинг узды. Герой шагыйрьне искә алырга дип Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Валиев Ф.А., Җәлил посёлогы муниципаль берәмлеге башлыгы Каримов Р.А., ветеран-нефтьчеләр җитәкчесе Харисов Р.А. килделәр. Чарада шулай ук «Җәлил чаткылары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, ветераннар Советы рәисе Мингазова А.Г., мәктәп укучылары, коллективлары, оешмалар катнашты.
Җәлил посёлогы башкарма комитеты
Бүген Сарман мәдәният сараенда Сарман муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең "Цифрлаштыру чорында тәрбия һәм укыту: традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз"дигән темага пленар утырышы узды. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы педагоглары Габидуллина Миләүшә Илдар кызы һәм Талибуллина Сәбилә Әнәс Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә эшләрендә уңышлар телибез!
Яңа уку елы алдыннан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясен уздыру күркәм гадәткә әйләнде. Бүген Сарман районының А.М.Залаков исемендәге паркында әлеге акция узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин булачак беренче сыйныф укучыларын тәбрикләде һәм портфельләр, мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.
Комиссия утырышында Административ хокук бозулар турындагы эшләрне караганда, теге яки бу вазыйфаи затларның административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтләре турында сораулар туа.
Татарстанның Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Пенсия фонды 15 августтан гаиләләрнең ана капиталы белән эшмәкәрләр ачкан балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә шәхси хезмәт күрсәтүләр өчен түләү турындагы гаризаларын карый башлады. Ата-аналар хәзер шулай ук балаларны шәхси укытучыларда укыткан һәм шәхси эшмәкәр буларак агентлыклар һәм нянялар күрсәтә торган хезмәтләргә түләү өчен ана капиталын файдалана ала. Моңа кадәр санап үтелгән хезмәтләр юридик затлар тарафыннан тәкъдим ителгән очракта гына ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин иде.