Бүген Анак авылында «Авылыма кайтып барам…» дип исемләнгән авыл бәйрәме үтте. Аны Яхшыбай авыл клубы мөдире Әлфия Сираева һәм чыгышыннан Анак авылыннан булган район үзәк китапханәсе библиографы Гөлнур Мадьярова оештырдылар.
Бүген Чураш авылында әфганчы Илшат Дәүләтшин яшәгән йортка мемориаль такта кую тантанасы үткәрелде.
Анда район оешмалары вәкилләре, әфганчының авылдашлары, якыннары, районда яшәүче һәм күрше-тирә алты районнан әфган сугышы ветераннары һәм башкалар катнаштылар.
Тантанада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева сәламләделәр. Очрашуда Илшат Дәүләтшин турында хатирәләр яңартылды, әфган сугышы турында җырлар яңгырады, батыр бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Әфганчылар шулай ук батыр кабере, җирлекнең илебез азатлыгы өчен яуда һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәл янында булдылар, батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Бүген Сөлек авылында әфганчы Зәки Габдрахмановны искә алдылар, ул яшәгән йортка мемориаль такта куйдылар. Тантанада район оешмалары вәкилләре, әфганчының якыннары, дуслары, сыйныфташлары, авылдашлары, күрше-тирә алты районнан әфган сугышы ветераннары, районда яшәүче әфганчылар һәм башкалар катнаштылар.
Бүген Җәлил посёлогында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән хәйрия акциясе булып узды. ООО «УК «ГранаТ-Стан Групп» Шаймиев Т.А. исеменнән булачак беренче сыйныф укучыларына барлык җиҺазлары белән мәктәп сумкалары тапшырылды. Балаларның әти-әниләре күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.
2019 елда Татарстан Республикасы архив хезмәте «Ядкәр» генеалогик порталы проектын башлап җибәрде. Проектның асылы - милләтенә һәм диненә карамастан, Татарстан территориясендә туган һәр гаиләнең нәсел шәҗәрәсен булдыру һәм аны «Ядкәр» порталына урнаштыру.
25 нче августта Сарман муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең еллык август конференциясе булып узды. Конференция барышында узган уку елына йомгак ясалды, яңа уку елына максатлар куелды. Моннан тыш, безнең коллегалар мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Хезмәттәшләребезне лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!
Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.
Бүген Җәлил посёлогында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән хәйрия акциясе булып узды. ООО «УК «ГранаТ-Стан Групп» Шаймиев Т.А. исеменнән булачак беренче сыйныф укучыларына барлык җиҺазлары белән мәктәп сумкалары тапшырылды.
Булачак беренче сыйныф укучыларын Җәлил шәһәр тибындагы поселок муниципаль берәмлеге башлыгы Каримов Р.А. һәм Җәлил 2 нче санлы урта мәктәбе директоры Ильдаров А.И. котладылар.
Балаларның әти-әниләре күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр. Балаларның чын күңелдән шатлануы – иң зур бүләк!
Җәлил посёлогы башкарма комитеты
Бүген Җәлил мәдәният йорты агитбригадасының бер төркеме механизаторлар алдында концерт программасы белән чыгыш ясады.
2022 елның 26 августында 5 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Сарман районындагы профилактика бүлеге начальнигы Ситдыйкова А.Р. Балалар уен формасында юл куркынычсызлыгы турындагы төп белемнәрне, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар, юл өлешендә уяу булырга өйрәнделәр. Чара ахырында балалар бүләкләр алды.