ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.

Җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре программасы буенча

(муниципаль  юл фонды) Иске Кәшер авылы Комсомол урамына асфальт юл салу башланды

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Игәнә-Баш авылының ике урамын тоташтыручы күперендә чокырны бетерү буенча гариза килде. Сорау уңай хәл ителде.

атарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте гамәлләренең комплекслы планын үтәү йөзеннән, 2022 елның июль-август айларында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның Республика форумын оештыра. Форумның пленар утырышы 2022 елның 23 августында Идел буе федераль округының «берләшмә» форумы кысаларында узачак.

Форумның максаты-хәзерге заман җәмгыятенең актуаль социаль проблемаларын хәл итү өчен коммерцияле булмаган оешмаларның хакимият органнары белән хезмәттәшлеге нәтиҗәлелеген арттыру, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, шулай ук булган проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын тикшерү.
 


6
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Сарман муниципаль районы делегациясе «Агроволга 2022» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша. Ул «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә үткәрелә. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры М.А. Җәббаров «Агростартап», «Гаилә фермасы», «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы» һәм «Агропрогресс» проектлары буенча 2022 елда конкурс сайлап алуларында җиңүче фермерларга һәм кооперативларга сертификатлар тапшырды.

Түбән Бикмәт - Әлмәт юллары арасында үзара салым акчасына Түбән Бикмәт торак пунктында вак таш җәю (вак таш ташу) эшләре бара

Тугызынчы сыйныф укучылары төп гомуми белем турында аттестатлар алдылар.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елда иминият взносларын түләү срокларын үзгәртү турында» 29.04.2022 ел, №776 карары нигезендә шәхси эшмәкәрләр, оешма һәм предприятиеләр өчен иминият взносларын түләүне кичектереп тору тәкъдим ителә.

Иминият взносларын түләү срокларын озайту турындагы мәгълүматны төгәлләштерү зарурлыгы булганда, Федераль салым хезмәтенең рәсми сервисыннан файдаланырга мөмкин - «сервислар һәм дәүләт хезмәтләре» вкладкасында «ярдәм чаралары» һәм алга таба – «УСН һәм иминият взнослары буенча түләү срокларын озайтуга хокукны тикшерү» сылтамасы буенча күчәргә мөмкин https://service.nalog.ru/mera.

Кредит каникуллары – түләүләрне кичектереп тору яки киметү (08.03.2002 ел, № 46-ФЗ Федераль закон)

Алучылар категориясе: ОКВЭД исемлеге буенча КУЭ субъектлары 

Кредит максатлары: инвестиция һәм оборотный

Гаризалар бирү вакыты: 2022 елның 30 сентябренә кадәр.

Программа тормышка ашырыла торган норматив хокукый актлар: 03.04.2020ел, № 106-ФЗ Федераль закон, 08.03.2002 ел, № 46-ФЗ Федераль закон

Физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен:

Кулланучылар кредитлары буенча түбәндәге лимитлар билгеләнде:

Физик затлар өчен 300 мең сум; шәхси эшмәкәр өчен 350 мең сум; кредит карталары буенча 100 мең сум; автокредитлар буенча 700 мең сум.
Ипотека кредитлары буенча: 3 млн. сум.
 

Бүген 2022 нче елның 6 нчы июлендә Карашай-Саклау авыл җирлегендә яшәүче Сабирҗанова Сәрия Гайнулла кызы 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International