Сабантуй-халкыбызның иң яраткан милли бәйрәмнәренең берсе, хезмәт, шатлык һәм бәхет бәйрәме
Азалак авыл җирлегендә Сабан туйлары гөрләп үтте. Авыл жирлеге башлыгы Габдулгазизов Илгизәр Габдулкаюм улы авыл халкын һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады. Аннары чара программасында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Авылыбызның кунаклары һәм талантлары үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм бик күңелле һәм бай булды. Чарада катнашучыларга, шулай ук оештыручыларга рәхмәт белдерәбез. Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.
Сабантуй-халкыбызның иң яраткан милли бәйрәмнәренең берсе, хезмәт, шатлык һәм бәхет бәйрәме. 11, 12 июнь көннәрендә Яңа Имән авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме үтте. Безнең авылдан гына түгел, ә якын-тирә авыллардан да бирегә авыл җирлегеннән туып-үскән кешеләр, шулай ук төрле шәһәрләрдән кунаклар килде. Сабантуй - ул милли үзенчәлекле бәйрәм генә түгел, ә яхшы дуслар, сыйныфташлар, туганнар очрашуы да. Авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Гараев Р.Ф. котлады. Айзат Шайхелмарданов һәм аның иҗатташ дуслары бәйрәмгә ямь өстәделәр. Узган бәйрәм барлык катнашучыларга һәм кунакларга онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында төбәк халкын " Россияне бел. Якташ эшмәкәрләр»дигән темага түгәрәк өстәл узды. Конкурс башлану турында партиянең территориаль үсеш һәм җирле үзидарә комиссиясе рәисенең беренче урынбасары, магистр һәм бизнес-идарә докторы Леонид Шафиров хәбәр итте. Конкурсның приз фонды-400 мең сум.
Мортыш-Тамак авыл җирлегенә кергән авылларда Сабантуй бәйрәме үткәрелде.
Ләшәү Тамак авыл җирлегендә Сабантуй
Зур Нөркәй авылында Сабантуй гөрләп үтте.
Шәрләрәмә авыл җирлегендә Сабантуй
Советлар Союзы Герое А. А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Кояшкай" мәктәп яны лагеренда Россия көне
Бүген, Югары Чыршылы авылында, Сабантуй бәйрәме узды. Кунакларны авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов И. Н., РФ Пенсия фондының Сарман районы идарәсе җитәкчесе Харисов А.М котладылар.