Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11нче районара инспекциясе салым түләүчеләрнең салым йөкләмәләренең үтәлеше турында электрон почта яки смс-хәбәрләрдә мәгълүмат ала алуларын хәбәр итә. Моның өчен Россия Федераль салым хезмәтенең 06.07.202020 ел, № ЕД-7-8/423@боерыгы белән расланган форма буенча бурычлар булу турында хәбәр итүгә ризалык җибәрү дә җитә. Ризалыкны салым түләүченең шәхси кабинетыннан бирергә, салым инспекциясенә кәгазьдә шәхсән, вәкил аша алып килергә, почта аша заказлы хат белән җибәрергә яки электрон формада телекоммуникацион элемтә каналлары аша тапшырырга мөмкин.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.
Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме- "Сабан туе"
Янурыс авыл җирлегенең Каташ-Каран авылында "Сабантуй" милли бәйрәме
Янурыс авыл җирлеге Янурыс авылында "Сабантуй" бәйрәме
Сабантуй - халкыбызның иң яраткан милли бәйрәме, хезмэт, шатлык бәйрәме
Сабантуй-халкыбызның иң яраткан милли бәйрәмнәренең берсе, хезмәт, шатлык һәм бәхет бәйрәме
Азалак авыл җирлегендә Сабан туйлары гөрләп үтте. Авыл жирлеге башлыгы Габдулгазизов Илгизәр Габдулкаюм улы авыл халкын һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады. Аннары чара программасында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Авылыбызның кунаклары һәм талантлары үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм бик күңелле һәм бай булды. Чарада катнашучыларга, шулай ук оештыручыларга рәхмәт белдерәбез. Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.
Сабантуй-халкыбызның иң яраткан милли бәйрәмнәренең берсе, хезмәт, шатлык һәм бәхет бәйрәме. 11, 12 июнь көннәрендә Яңа Имән авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме үтте. Безнең авылдан гына түгел, ә якын-тирә авыллардан да бирегә авыл җирлегеннән туып-үскән кешеләр, шулай ук төрле шәһәрләрдән кунаклар килде. Сабантуй - ул милли үзенчәлекле бәйрәм генә түгел, ә яхшы дуслар, сыйныфташлар, туганнар очрашуы да. Авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Гараев Р.Ф. котлады. Айзат Шайхелмарданов һәм аның иҗатташ дуслары бәйрәмгә ямь өстәделәр. Узган бәйрәм барлык катнашучыларга һәм кунакларга онытылмаслык тәэсирләр калдырды.