13 майда, Халыкара гаилә көне алдыннан, "Ныклы гаилә" проекты кысаларында, район башлыгы Фәрит Хөснуллин Роберт һәм Мәдинә Хәйруллиннарны, Марсель һәм Фәйрүзә Хаҗиевларны алтын туйлары белән котлады. Юбилярларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, туганнары һәм якыннары изге теләкләрен җиткерделәр. Гаиләләргә муниципаль район башлыгы Ф.М. Хөснуллинның Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Югары Чыршылы, Рангазар авыл җирлекләре, Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы «И.Г.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгатъ мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясе хезмәткәрләренә архив документларын саклау, исәпкә алу, комплектлау һәм куллану мәсьәләләре буенча методик һәм практик ярдәм күрсәтелде.
Хөрмәтле район халкы!
2022 елның 19 маенда 10.00 сәгатьтә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләр өчен «транспорт салымын, җир салымын һәм юридик затлар милкенә салымны исәпләү һәм түләү буенча салым законнарындагы үзгәрешләр»темасына бушлай вебинар үткәрәчәк.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин Даулы Болын мәйданында киңәшмә үткәрде.
9 май алдыннан мәктәбебез бөтенрәсәй "Ветеранга - котлау" акциясенә кушылган иде.
Мортыштамак авылында Бөек Җиңү бәйрәменең 77 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде
18 сәгатьтән. 12 май 18 сәгатькә кадәр. 2022 елның 13 мае
2022 елның 13 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан;
төнлә һәм көндез яшен, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр, көндез 15-20 метрга кадәр көчле җил.
Халыкара “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында Ләшәү Тамак авылы мәктәп яны тәҗрибә участогында авыл халкы, укучылар, укытучылар, бюджет эшчеләре катнашында алмагачлар утыртылды.Шулай ук Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгыннан, район мәгариф бүлегеннән, “Бердәм Россия” партиясенең Сарман бүлекчәсеннән вәкилләр катнашты.
2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә. 2022 елның 17 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., д. 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге, «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге» ДУ, «Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы» ФКУ, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү булачак.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
2022 елның 12 маенда 07 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 12 маенда иртән һәм көндез урыны белән яшенле һәм көчле җил, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.