Бүген Сарман районында сугышта катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, партиянең башкарма секретаре Айназ Сафина һәм җирлек башлыклары котладылар.
Фәрит Хөснуллин һәр ветеранга рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук нык сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде. Тантаналы шартларда ул Җиңү хатлары, азык-төлек җыелмалары һәм чәчәкләр тапшырды. Районның Бөек Ватан сугышы ветераннары шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягъфәров, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәлимовтан котлаулар һәм бүләк җыелмалары алдылар.
Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен йорт янында бәйрәм концерты оештырылды.
Янурыс авыл җирлегенең Каташ-Каран авылында Җиңү көнен бәйрәм итү
Янурыс авыл җирлегендә Җиңү көнен бәйрәм итү.
Янурыс мәдәният йорты территориясендә үзара салым хисабына алынган эскәмияләр урнаштырылды
Янурыс авыл җирлегенең Каташ-Каран авылы зиратында өмәләр узды
Янурыс авылы зиратында өмәләр узды
Янурыс авыл җирлегендә юл буйларын чистарту
Санитар чистарту икеайлыгы кысаларында Янурыс авыл җирлегендә чистарту эшләре башланды.
Районда кеме дә булса сугышта катнашмаган, илебез азатлыгы төчен батырларча һәлак булмаган гаилә юктыр. Бүген райондашларыбыз аларның һәркайсын искә алдылар, аларны үз араларында итеп хис иттеләр – Сарман урамнарыннан үлемсез полк булып үттеләр. Бу һәркайсыбыз өчен мөһим чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов, район оешмалары хезмәтчәннәре, укучылар, район халкы катнашты.
Бүген Кама Тамагы штп.Җәлилдә Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды. 1 нче номерлы "Каенкай" балалар бакчасы коллективы бу чарада актив катнашты.