Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
2022 елның 4 маенда 06 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр
Районыбыз Башлыгы Фәрит Хөснуллин барлык дин кардәшләрне Ураза Гаете белән тәбрикләде.
Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелдән изге Ураза гаете белән тәбрик итәм. Әлеге бәйрәм ислам динен тотучы халыкларның матур сыйфатларын, тарихи традицияләрен һәм милли гореф-гадәтләрен чагылдыра. Элек–электән мөселманнар үзләренең изге теләкләрен, туган якларында тынычлыкка, үз йортындагы татулыкка өметләрен шушы бәйрәм белән бәйләгәннәр. Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, районыбыз тормышында актив катнашып, халыкара һәм конфессияара дуслык традицияләрен ныгытуга, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертүегез, мәңгелек кыйммәтләр, рәхим-шәфкать, игелек, мәрхәмәт кебек асыл сыйфатларны халыкка вакытында җиткереп яшәвегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Ураза Гаетенең шифалы догалары һәр мөселман кешесе күңеленә үтеп, тоткан уразаларыбыз кабул булып, биргән сәдакаларыбыз саваплы булсын, изге ниятләребез тормышка ашсын. Рамазан аенда башкарган игелекле гамәлләребез дәвамлы булсын, Аллаһы Тәгалә иминлек һәм аяз күк йөзе насыйп итсен иде. Изге бәйрәм көнендә һәр йортта шатлык булсын, дип телим. Ураза бәйрәме күңелләргә тынычлык, ышаныч алып килсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм мул тормыш телим. Ураза гаете мөбарәк булсын!
1 май көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы коллективы беренче май митингына чыкты. Барыгызны да Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз!
2022 нче елның 1 нче маенда "Җәлил гимназия"се коллективы бердәм рәвештә Беренче Май митингына чыкты. Һава торышы салкын булуга карамастан, кәеф бәйрәмчә иде. Гимназия укучылары Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә ел саен үткәрелә торган җиңел атлетика эстафетасында беренче урынны яуладылар. Бәйрәм белән котлыйбыз!
"Язгы игелек атнасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Җәлил гимназия"се укучылары Җәлил бистәсе волонтерлары белән берлектә сукбай хайваннарга хәйрия ярдәме күрсәттеләр. Терлекләргә азык, пеленкалар, медикаментлар җыйдык. Битараф калмаганнарга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелемнән тәбрик итәм.
Аерым бер үзенчәлекле һәм шатлыклы хис белән сугарылган бу бәйрәмне төрле буын вәкилләре күтәренке күңел белән каршы алалар. Чөнки ул һәр аерым кешенең, һәр гаиләнең һәм, нәтиҗәдә, Сарман районыбыз, туган республикабыз, илебез иминлегенең нигезе булган теләктәшлек, дуслык һәм бердәмлек төшенчәләрен тагын да ныгытучы, хезмәт кешесенә ихтирам хисен чагылдыручы тарихи символга әверелде.
Хөрмәтле райондашлар, сезгә районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. 1 Май бәйрәме көнендә күтәренке кәеф, эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, ил-көнебезгә тынычлык һәм иминлек телим.
Бүген районда язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар арасында беренче бишкөнлек ярышларында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Мәдәният йорты мәйданында Җәлил авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. 1 нче "Каенлык" балалар бакчасы коллективы ярминкәдә актив катнашты.
2022 елның 1 маенда 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр.
2022 елның 1 маенда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.