30 апрель көнне Яңа микрорайонда, "Сандугач" балалар бакчасы янында чыршы утыртылды.
Агачлар утырту Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышланган иде. Акциядә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, җитәкче урынбасары Индира Сәхипова, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Айназ Сафина, ветераннар Советы Рәисе Асылъяр Харисов һәм яшь армиячеләр катнашты.
Әйтергә кирәк, Сарман районында 7910 һәлак булган һәм 4732 Бөек Ватан сугышы вакытында хәбәрсез югалган кеше исәпләнә.
30 нчы апрель көнне Җәлил бистәсенең Мәдәният сарае мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Бу ярминкәдә 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы коллективы актив катнашты.
Александровка авыл җирлеге "Хәтер бакчасы"акциясенә кушылды
Җәлил бистәсе Мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Бу ярминкәдә Җәлил бистәсенең 7 нче санлы "Ләйсән" балалар бакчасы коллективы да катнашты.
Акарицидной эшкәртү буенча мәгълүмат (талпаннарга каршы)
Саклаубаш авыл җирлегендә “Хәтер бакчасы” акциясе үтте
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренеш интенсивлыгы турында
2022 елның 30 апрелендә 12 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 30 апрелендә көндез урыны белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән көчәйгәндә
15-18 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-6˚,
көндез максималь һава температурасы +11..+15˚.
Бүген Чистайда, «Чистай» мәдәни үзәгендә «Яшел ут-2022» республика смотр - конкурсында җиңү яулаган балалар бакчалары тәрбиячеләрен бүләкләү тантанасы узды. 4 нче номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасы тәрбиячесе Якупова Регина Александр кызы конкурс финалына барды. Конкурс балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүнең алдынгы педагогик тәҗрибәсен таратуда һәм балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауда ярдәм итә. Аны үткәрү барышында балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү өчен эшләнмәләр, укыту-методик әсбаплар, рекомендацияләр камилләштерерүдә зур урын алды.
Петровский Завод авыл җирлеге бюджет оешмалары хезмэткэрлэре
Бүген Сарман районына эш визиты белән "Татарстан" журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина, дистрибуция һәм трафика бүлеге җитәкчесе Миләүшә Байрашева килде. Визит барышында аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.