1 июнь-Балаларны яклау көне. Бу бәйрәм уңаеннан балалар Сабантуе үткәрелде.
«Җәйге перезагрузка» лагеренда балаларны яклау көненә багышланган акция узды.
Балачак-кайгысыз һәм шатлыклы көннәр, якты тәэсирләр, уңышка беренче адымнар вакыты. Балаларыбызның балачак еллары ничек истә калуы бездән, өлкәннәрдән тора. Нәкъ менә без районда яшәүче һәр яшь кешенең мәхәббәт, гаилә җылысы һәм ата-ана кайгыртуы атмосферасында үсүенә шартлар тудырырга тиешбез. Кадерле егетләр һәм кызлар! Алда өч ай җәйге ял. Алар сезнең хәтерегездә мавыктыргыч вакыйгалар, кызыклы очрашулар, яхшы кәеф белән истә калсын. Сәламәт һәм кызыксынучан булыгыз, көч һәм уңай хис-кичерешләр туплагыз! Хыялланыгыз, иҗат итегез, алдыгызга зур максатлар куегыз һәм үз-үзегезгә ышаныгыз! Хөрмәтле өлкәннәр, балачак елларыгызны беркайчан да онытмагыз һәм яшь буынның киләчәге өчен бүгенге җаваплылыгыгызны истә тотыгыз. Укудагы уңышлары, иҗади һәм спорттагы казанышлары, тормышыбызны яхшы өметләр белән баетсыннар!
"Радуга" мәктәп яны лагеренда күчмә уеннар көне узды. Иртә традицион зарядкадан башланды. Иртәнге аштан соң эстафеталарга әзерләндек һәм командаларның стена газеталарын элеп куйдык. Аннары уеннар һәм күңел ачулар вакыты җитте, анда балалар дәртләнеп катнаштылар. Конкурслар кызыклы, балалар татлы бүләкләр алдылар. Көн шатлыклы һәм кызыклы үтте.
Кояш балкый, ә тирә-якта шатлыклы көлүләр ишетелә!
Бүген Җәлил бистәсендә Давыдов Никита Григорьевич белән хушлашу тантанасы булды. Давыдов Никита Григорьевич 2005 елның 14 августында Татарстан Республикасының Сарман районы Җәлил поселогында туган. Җәлил гимназиясендә укый. 9 нчы сыйныфтан соң Бөгелмә төзелеш-техник көллиятенә укырга керә. Аны 2024 елда уңышлы тәмамлый. 2024 елның 8 июлендә контракт төзеде һәм Ватанны сакларга китте. Мотоукчылар батальонының гранатомет взводы өлкән наводчигы гвардия Даврейторы Давыдов Никита Григорьевич 2024 елның 26 декабрендә Украина, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция үткәрү барышында бурычларны үтәгәндә һәлак булган. Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
"Ләйсән"№3 балалар бакчасы Сабантуй бәйрәменә әзерләнә
Балалар бакчасында " Мминем балам-төп пассажир! " фотоэшләр конкурсы оештырып үткәрдек. Район конкурсында урта группадагы балалар һәм ата-аналар катнашты. Конкурсантлар автомобиль тотып торучы җайланмаларда балаларның фотосурәтләрен тәкъдим иттеләр .Конкурска ата-аналар һәм балаларның игътибарына һәм зирәклегенә багышланган уеннар өстәлде.Нәтиҗәдә дуслык җиңде.Конкурсны «юл хәрәкәте иминлеге " ДБУнең Сарман районындагы территориаль идарәсенең Әлмәт шәһәрендәге бүлекчәсе начальнигы А.Р.Ситдыйкова оештырды,анда полиция майоры Н.Д. Самойлов катнашты. алар балаларның һәм ата-аналарның белемнәрен югары бәяләделәр, катнашучыларга истәлекле грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.