Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Балаларны яклау көне” уңаеннан, безнең Ләке авылында балалар өчен оештырылган «Кече Сабантуй» да актив катнаштылар.
Хәзерге вакытта мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә лего-конструкцияләү кебек продуктив эшчәнлек төре зур популярлык казана. Конструирование һәрьяклы үсешнең кирәкле нигезен тудыра һәм баланың хис һәм интеллектуаль үсеше белән тыгыз бәйләнгән.
Белем бирү учреждениеләрендә 1 нче июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан, төрле бәйрәм чаралары узды.
2 нче июнь көнне «Сандугач» балалар бакчасында “Балаларны яклау көне”нә багышланган күңелле бәйрәм узды. Балалар күңел ачтылар, уйнадылар, ярыштылар, биеделәр. Аларның сөенечтән балкыган йөзләрен күрү, шат авазларын ишетү тәрбиячеләргә иң зур бүләк булды. Педагоглар бу көн балаларга озакка истә калсын өчен бәйрәм рухы тудырырга тырыштылар.
1 нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасында "Балаларны яклау көненә" карата чаралар үтте.
Җәй кызу бара, ә бу безнең "Җәйге перезагрузка" лагеренда яңа сезонга старт бирелгән дигән сүз! Тантаналы ачылыш күңелле һәм онытылмаслык булып узды.
Җәлилнең 1нче мәктәбенең "Радуга" мәктәп яны лагеренда тәрбия буенча директор киңәшчесе җитәкчелегендә «хыялымдагы йортым»дигән искиткеч асфальт рәсем конкурсы узды. Безнең яшь рәссамнар үзләренең креативлыкларын күрсәтә һәм матур, оригиналь сәнгать әсәрләре иҗат итә алдылар. Барлык катнашучыларга фантазияләре һәм Илһамнары өчен рәхмәт
Балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә "Сабантуй" бәйрәме узды. Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты.
Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә балалар өчен «Елмай» лагерен ачу тантанасы булды.