ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2025 ел
җомга

Сабантуй — татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, май hәм июнь айлаларының соңгы көннәре аралыгында үткәрәләр. 
Ә бәйрәмгә эзерлек гадәттә алданырак башлана. Менә без дә коллектив белән бергә, билгеләнгән урамнарны гөрләнеп, шаулатып бәйрәмгә бүләк җыярга чыктык.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин районның инвестор-эшмәкәрләре белән бергә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында «Сарман муниципаль районына инвестицияләгез» муниципаль сәгатендә катнашты.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән Россия ЭЭМ системасында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр оешуга 90 ел тулу белән Сарман муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Равил кызы Исмәгыйлова котлады, Район Башлыгының Рәхмәт хатларын һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

   Сарман мәктәпләре үзләренең мәктәп яны кишәрлекләрендә яшелчәләрдән ничек мул уңыш җыеп алырга тиеш? Бу хакта теориядә һәм практикада гына түгел, ә «Сортсемовощ ТР» ҖЧҖ генераль директоры, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Харис Камалеев сөйләде һәм күрсәтте.

"Әлмәт электр челтәрләре" Челтәр компаниясе ел саен балалар белән "Имин каникуллар"акциясе үткәрә.

МБМББУ "Янурыс балалар бакчасы" нда "Чыгарылыш кичәсе" узды. 

Җәлил бистәсенең 3 нче “Алёнушка” балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен чыгарылыш бәйрәме узды. Ашыгыч поездда балалар “Сау булыгыз, балалар бакчасы - Исәнме, мәктәп” маршруты буенча белем иленә сәяхәт иттеләр. Поезд балаларның бакчадагы тормышының иң кызыклы станцияләрендә тукталыш ясады. Бу сәяхәт һәр бала һәм ата-аналар өчен аерым бер вакыйга булды. Балалар бакчада алган белемнәрен һәм бөтен һөнәрләрен  күрсәттеләр. Укучыларны бәйрәм белән котларга кече төркемнең балалары килде. Алар зурларга “4” һәм “5” билгеләренә генә укырга теләкләр теләде. Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, ата-аналар һәм педагоглар өчен бу бәйрәм якты һәм истә калырлык булды!

Югары Чыршылы авыл җирлегендә юл буйларын һәм авыл җирлеге территориясен  чабу эшләре алып барыла.

Милли Сабантуй бәйрәменә әзерлек башланды. Әзерлекнең иң күңелле өлеше-бәйрәм өчен бүләкләр җыю. Бу борынгы йола зур бәйрәм чарасын искә төшерә. “Сандугач” балалар бакчасы хезмәткәрләре дә әлеге чарадан читтә калмады.

Балачак мәңгегә безнең күбебез өчен иң бәхетле һәм кайгысыз булып калачак. Җәйнең беренче көнендә Халыкара бәйрәм – Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Җәлил бистәсенең «Кызыл Калфак» балалар бакчасында балачакның төп бәйрәме шатлыклы, яңгыравыклы, җылы һәм матур узды. Педагоглар бәйрәм рухы тудырырга, балаларны күңелле уеннары, җырлары, биюләре белән сөендерергә тырыштылар. Бәйрәм асфальтта төсле акбур белән рәсем ясау белән дәвам итте. Барлык рәсемнәр дә төрле була, ләкин «Бәхетле балачак»дигән уртак тема белән берләштерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International