ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

1 нче санлы «Кояшкай»  балалар бакчасының "Алдынгылар" пилот төркеме балалары һәм аларның ата-аналары белән 9 Майга багышланган брошка һәм открытка ясау буенча мастер-класс үтте.   


27
апрель, 2025 ел
якшәмбе

Бүген Чукмарлы авылында махсус хәрби операциядә катнашкан Фатыйхов Искәндәр Ирек улы белән хушлаштылар. Фатыйхов Искәндәр Ирек улы 1979 елның 26 мартында Татарстан Республикасының Чистай шәһәрендә туган. Махсус хәрби операция зонасына 2024 елның 4 мартында киткән. Мотоукчылар бүлеге, мотоукчылар взводы, мотоукчылар ротасы, мотоукчылар батальоны атучысы, рядовой Фатыхов Искәндәр Ирек улы 2024 елның 9 сентябрендә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операция барышында хәрби биремне үтәгәндә, хәрби антына тугры, ныклык һәм батырлык күрсәтеп һәлак булды. Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Сугышчы истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин район халкы җыйган гуманитар ярдәм белән махсус хәрби операция зонасына чираттагы командировкага китте. Якташларыбызга-СВО хәрбиләренә беренче кирәк-ярак әйберләре, азык-төлек продуктлары, шулай ук мәктәп укучыларыннан һәм район халкыннан рәхмәт сүзләре белән тулы хатлар илтеп тапшыралар.

Бөек Җиңү көне алдыннан илебез мәктәпләрендә ел саен «Җиңү тәрәзәләре» патриотик акциясе үткәрелә. Ул безгә баш өстендә тыныч күк бүләк итүчеләрнең якты истәлегенә багышлана һәм үсеп килүче буын арасында ата-бабаларыбызның батырлыгына горурлык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүнең искиткеч ысулы булып тора.

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә, тәрбия буенча директор киңәшчесе Шәмсетдинова Р.Л. «Минем өчен Тукай иҗаты – ул ….» темасына викторина үткәрде. Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган иде.

МББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Куркынычсызлыкны барыннан да бигрәк истә тотыгыз" дигән темага класс сәгате узды . Укучыларның юлларда куркынычсызлыгына, бигрәк тә мопедлар ,питбайклар һәм самокатлар куллануга төп игътибар бирелде.


26
апрель, 2025 ел
шимбә
Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары мәктәптә туклануга ата-аналар контроле булып үтте.

      Безнең мәктәптә бөек татар шагыйре, язучысы һәм дәүләт эшлеклесе Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.  

Югары Чыршылы авыл җирлегенең Түбән Чыршылы авылы зиратында бүген өмә узды.

Апрель ае,без яшь чакларда ,В.И.Ленинның туган көнендә һәр елны  бәйрәм төсендә үткәрелгән  өмәләре белән, һәр кешенең күңелендә яши. Бернинди  чакыруны да көтми, шулай тиеш дип үтүче,бернинди бәхәсләр тудырмаучы  өмә иде бит ул.

Очраклы рәвештәме, Ходай кушуы булдымы, быел  безнең бүгенге өмәбез дә нәкъ шул көнгә багышланды. Без бүген  нәкъ шундый бәйрәм ясадык. Үзебезнең Ветераннар паркын ялт итеп чистарттык, корыган агачларны кистек.  Парк янәшәсендәге юлдан үтүче машиналарга комачаулаучы агачларны да кистек. Җыелган чүпләрне, корыган яфракларны капчыкларга тутырып, төяп үк җибәрдек. Үзебезнең эшкә сокланып карап тордык. Яши торган өеңне җыештыргач күңелдә нинди рәхәтлек туса, безнең күңелләрдә дә шундый тойгылар иде.

Бу  өмәнең безнең өчен үтә зур мәгънәгә ия тагын бер ягы бар. Шушы өмә вакытында без хезмәттәшләр белән очрашабыз, яшьлегебезне искә төшерәбез. Ел буе җыелган яңалыклар белән уртаклашабыз. Фотоларга төшәбез. Өйләребезгә кайткач та  әле шул фотоларга карап, гомернең узганына хәйраннар калып утырабыз.

Бәйрәмнең иң күңелле минутлары булып, саф һавада  безне хөрмәтләп әзерләнгән  уртак табыннан ризык җыю. Табын да мулдан иде.  Пылау, тавык ите,булочкалар, лимонлы чәй  - телеңне йотарлык тәмле булды. Бер казан пылауны ялт итеп куйганнан соң да әле озак кына аерылыша алмый гөрләштек.

Җәлил ветераннары исеменнән Әнисә Минһаҗева


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International