ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын полициягә хезмәткә чакыра. Полициядә хезмәт итү-киләчәккә ышаныч!

Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Терешкова ур., 4 й. Тел.:8(85559) 2-47-51, 2-49-02, 2-47-30, 8(843) 2912-976.

2025 елның 23 апрелендә Җиңү көне алдыннан МБГББУ “Шәрләрәмә башлангыч  гомуми белем бирү мәктәбе”  укучылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Дөнья күгәрчене" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

 

Татарстан Республикасы Рәисе бүләкләрен  һәм котлау открыткаларын тыл ветераннарына тапшыру

Язгы бәйрәм аяз көнне безнең балалар бакчасына килде. Без яз турында җыр җырлыйбыз һәм һәркем бик шат. Кече һәм урта группаларда язгы күңел ачулар булды.Балаларга  яз Кызы килде. Балалар аңа шигырьләр укыдылар, җырладылар, әйлән-бәйлән йорделәр, биеделәр һәм, әлбәттә, уйнадылар. Күңел ачу азагында Яз кызы балаларга тәм-томнар салынган кәрзин бүләк итте. Бәйрәм матур, күңелле, тату һәм бик мавыктыргыч үтте!

Бүген “М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә  Сарман районы буенча ЮХИДИ инспекторлары "Балигъ булмаганнарның мотоцикллар һәм скутерлар белән идарә итүе" темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында ЮХИДИ инспекторы мопед белән идарә итүче яшүсмерләргә аеруча зур игътибар бирде. 

Татар сүзе бәйгесендә катнашкан 6 нчы сыйныф укучысы Гараева Ралинә Рәхмәт хаты алды

18 апрель көнне Олы Нөркәй урта мәктәбе базасында педагоглар, студентлар һәм укучылар өчен "мәктәп һәм югары уку йортының хәзерге Мәгариф киңлегендә табигый-географик белемнәр" дигән фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

29 тапкыр "Куркынычсыз тәгәрмәч-25" бәйгесе узды. "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе" командасы барлык этапларда да уңышлы чыгыш ясады һәм 3 нче урынны яулады. Яшь хәрәкәт инспекторлары бүләкләр, кубок һәм велосипед алды.

Сарман гимназиясендә Яшь хәрәкәт инспекторларының «Имин тәгәрмәч»республика конкурсының муниципаль этабы узды. 

    Бүген Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең барлык сыйныфларында «балигъ булмаганнарның мотоцикллары һәм скутерлары белән идарә итү» темасына класс сәгатьләре узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International