ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Сарман 1 нче санлы  «Кояшкай» балалар бакчасында төркем җыелышлары узды. 

Республикакүләм бәйге  #ЭКОВЕСНА
Номинация "ЭКОКОМАНДА"   "Ләйсән" балалар бакчасының әти-әниләре республикакүләм "ЭкоВесна-2025" бәйгесендә катнашалар

"Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар халыкара  "Бөркет" бәйгесндә катнашып 9 беренче һәм 4 лауреат исеменә лаек булдылар. Котлыйбыз.

Карашай-Саклау авыл җирлегендә халык җыены узды. Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды: көту чыгару, коймаларны чистарту, янгын куркынычсызлыгы, капка төпләренең чисталыгын саклау, зиратны чистарту.

"Ләйсән" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемедә "Аумас курчак" темасына шөгыль узды

22 апрель -И.Шакиров исемендәге  Сарман сәнгать мэктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы Аскарова Эльмира Ринат кызы Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Пушкин картасы буенча "Брус материалыннан ачкыч ясаучы" темасына мастер - класс үткәрде.

1 нче санлы Җәлил мәктәбенең Җиңү волонтерлары сугышны кичергән кешеләргә бүләкләр тапшыралар. 
Болар-тыл ветераннары, тол хатыннар. Бу диләр һәм бабайлар үз гомерләрендә күп нәрсәне күргәннәр, әмма тирә-юньдәгеләрне оптимизм һәм яхшылыкка ышаныч белән тулыландыруны дәвам итәләр. Алар егетләребезне шатланып һәм рәхмәт әйтеп каршы алдылар. 
Кайчандыр безгә бүләк иткән кешеләргә ярдәм итәргә һәм яхшылык бүләк итәргә кирәк бит.
9 Май-безнең өчен изге бәйрәм. Бу халкыбызның батырлыгы һәм ныклыгы символы. 
Волонтерлар нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар!

«Минем шәжәрәм» республика генеалогик тикшеренүләр конкурсының муниципаль этабына нәтижәләр ясалды. Жинүче итеп түбәндәге эшләр табылды:

 

1 яшь төркеме – Шәкүрова Рамина Нияз кызы «Древо жизни»

2 яшь төркеме - Сираева Розалия Рушат кызы «Мин Сираҗетдин нәселеннән»

3 яшь төркеме - Хәлиуллина Зилә Әхәт кызы «Сугыш елларында хатын-кыз тормышы»

Җиңүчеләрнең эшләре «Татарстан республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенә республика этабына җибәрелде.

Барлык катнашучыларны тәбриклибез!

Башкарма комитетның архив бүлеге.

 “М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе” ЮИД отряды "Имин  тәгәрмәч" конкурсының муниципаль этабында дүртенче урынны яулады! Закирова Мәрьям "Велосипедта фигуралы йөрү" конкурсында 3нче урынны алды. Укучыларны бу искиткеч казанышлары белән котлыйбыз!

 

22 апрель көнне Сарман гимназиясендә Яшь хәрәкәт инспекторларының «Имин тәгәрмәч»республика конкурсының муниципаль этабы узды. Командалар үзләренең белемнәре һәм күнекмәләре буенча «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү«, "беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белү» , «Велосипедта фигуралы йөрү"этапларында ярыштылар. Конкурста директор киңәшчесе Гыйниятуллина А.Т. җитәкчелегендә "Сарман гимназиясенең" « Верный путь» командасы катнашты. Команда беренчелегендә безнең команда 2 урынны алды.🏆🥈 «Беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белү» этабында Дәүләтшин Ралиф 2 нче урынны алды.🥈 Молодцы егетләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International