Ярышлар «Максимум — көч, максимум — көлке, шулай итеп без тизрәк уңышка ирешәчәкбез! " девизы астында узды.».
5 апрель көнне МББУ «Җәлил 2 нче урта мәктәбе» укытучылары һәм укучылары «Тоталь диктант-2025»кә кушылдылар!
Бүген 7а сыйныфында "Россия һәм Беларусь халыклары бердәмлеге көне"темасына класс сәгате уздырылды.
Сарман гимназиясе 2025 елгы Тоталь диктантка кушылды! 5 апрель көнне Сарман гимназиясе масштаблы Бөтенроссия проектының бер өлеше булды.
Сарман гимназиясендә идарә, дәүләт һәм муниципаль хезмәт кафедрасы укытучысы Нияз Азат улы Сафиуллин бизнес-планлаштыру буенча мавыктыргыч дәрес үткәрде. Чара интерактив форматта узды, дәрес укучыларга эшмәкәрлек нигезләренә чумарга һәм үзләренең беренче бизнес-идеяләрен әзерләргә мөмкинлек бирде. Дәрес барышында укучылар бизнес-план төзүнең төп этаплары, финанс планлаштыру турында белделәр. Нияз Азат улы идеяне уңышлы проектка әверелдерү өчен уен методларын һәм кейсларын кулланды. Укучылар фикер алышуларда актив катнаштылар, үз бизнес-модельләрен тәкъдим иттеләр һәм кире элемтә алдылар. Мәктәп администрациясе укытучыга кызыклы һәм файдалы мастер-класс өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде. Чара һөнәри юнәлеш бирү һәм яшьләр арасында эшмәкәрлекне популярлаштыру кысаларында узды.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә сәламәт яшәү рәвешенә багышланган «Сәламәтлек көне» үткәрелде. Ел саен сәламәтлек көнен үткәрү безнең мәктәптә традициягә әйләнде. Ул укучыларыбыз, укытучыларыбыз, ата-аналарыбыз үзләренең тормышында сәламәтлекнең никадәр мөһим икәнен аңлар һәм бөтен дөньяда кешеләрнең сәламәтлеге яхшырсын өчен аларга нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итәр өчен үткәрелә.
1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек «Алдынгылар хәрәкәте» пилот төркеме балалары һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка 10000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
Россиянең "Белем" җәмгыяте белән уртак формат: «сәламәтлек турында» лекорий
2025 елның 1 апреленнән санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан Республикасында «ЭКОяз 2025» республика конкурсы старт алды, аның төп максаты-республика халкын табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү.
7 апрель Йөклеләр көнендә Сарман муниципаль район Советының утырышлар залында тантаналы чара узды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин күп балалы гаиләләрне, бәбәйләре туу уңаеннан котлады: Шамил һәм Алинә Нуртдиновларны уллары Азат тууы белән, Рамил һәм Эльвира Әхмәдуллиннарны кызлары Алисә тууы белән, Ринат һәм Чулпан Гайнановларны кызлары Азалия тууы белән. Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык теләде.
Котлауларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хатын-кызлар Советы рәисе Индира Рәис кызы Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Әмирҗан кызы Вәлишина да кушылдылар.