Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары районыбыздагы Бөек Ватан Сугышы музеена барып бик куп мәглүмәт туплап кайттылар.
Ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе Конституциясе көне — Россия Дәүләтенең мөһим даталарының берсе.
Семинарда катнашучылар балаларны татар теленә өйрәткәндә заманча алымнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Педагоглар балаларны татар теленә өйрәтүдә киң кулланыла торган авторлык уеннарын тәкъдир иттеләр, мастер-класслар үткәрделәр, бу юнәлештә эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Эш ахырында һәр катнашучы семинарның эчтәлеге буенча үз фикерен әйтә алды һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа идеяләр һәм аларны тормышка ашыруда уңышлар теләде.
2025 елның 9 декабрендә МБББУ « Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исемендәне Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә Сарман муниципаль районы директорлары киңәшмәсе кысаларында Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чара узды.
Бүген Сарман авылында Украинадагы махсус хәрби операция барышында һәлак булган Фартдинов Сирин Атлас улы белән хушлаштылар. Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Сугышчы истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Һәлак булган сугышчының кайгысын уртаклашу һәм тирән кайгы.
9 нчы декабрьдә Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында МБГББУ "Җәлил гимназиясе" ндә Батырлык дәресе үткәрелде. Бу бәйрәм Россия империясе чорында ук гамәлгә куелган һәм хәзерге Россиядә Ватанны саклаган батыр гражданнарга хөрмәт йөзеннән яңадан торгызылган.
Ватаныбызның батыр улларын искә алу көне уңаеннан, музейда Лейсан балалар бакчасы нәниләре өчен "Они защищали Отчий дом" темасына интерактив чара уздырылды.
Сарман районы делегациясе Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чарада катнаша. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты. ТР Рәисе, Татарстан Хөкүмәте һәм парламенты исеменнән тантанада катнашучыларны Ватан Геройлары көне белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов чыгыш ясады. Ул шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Җиңү» Россия оештыру комитетының истәлекле медальләрен тапшырды. Республиканың сәнгать осталары һәм свода катнашучылар тамашачыларга матур һәм эчтәлекле бәйрәм номерларын тәкъдим иттеләр. Театр фойесында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы игълан иткән патриотик юнәлештәге «геройлар яңәшә» - «герои рядом»ачык әдәби конкурсында җиңүчеләрнең әсәрләре җыентыклары күргәзмәсе оештырылды.