ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2026 ел
дүшәмбе

Инде традиция буенча, февраль аенда һәм март башында, һәр төркемдә "тәрәзә төбендәге бакча" бизәлеше башлана. Һәм, әлбәттә, иң беренче үсемлек суган була. Балалар суганчыларны кызыксынып карадылар, аларның төзелеше һәм утырту этаплары белән таныштылар. Суган утырту - тәҗрибә дә һәм беренче яшел витаминнар. Беренче яшеллек балаларның күз алдында өлгергәч, моннан да күңеллерәк нәрсә юк. Ә үсемлекнең үсүен күзәтү процессы кызыксынучанлык һәм күзәтүчәнлек үсешенә ярдәм итә. Балаларда үстерелә торган үсемлекләрнең матурлыгына соклану һәм үз хезмәт нәтиҗәләре белән горурлану сәләте туа.

    Балалар өчен суган утырту процессы кызыклы иде, ә хәзер барысы да түземсезлек белән нәтиҗәне көтәчәк!☘️🧅

Ногманов Фәрит Рәсим улы 1987 елның 3 маенда Татарстан Республикасының Сарман районы Сарман авылында туа.

1994 елда Сарман гимназиясенә укырга керә, 2002 елда 9 нчы сыйныфны тәмамлый. 2002 елда Сарман һөнәри-техник училищесына укырга керә, 2005 елда уку йортын «тракторчы-машинист»белгечлеге буенча тәмамлый.

2005-2006 елларда Свердловск өлкәсенең Елай шәһәрендә срочная хезмәт үтә, кече сержант исеме. Мобилизация алдыннан соңгы эш урыны-Чаллы шәһәренең «ТЭМПО» заводы.

2022 елның 27 октябрендә мобилизацияләнгән. 2023 елның 20 ноябрендә рядовой Ногманов Фәрит Рәсим улы Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булган. Геройның якыннарын югалту ачысын

Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгысын уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, сугышчыларның якыннары да кушылды. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

01 март көнне авылыбызның бер  күркәм гаиләсендә -Степанов Григорий Павлович белән Зинаида Филаредовнаның матур бәйрәме – зөбәрҗәт туйлары булды. Авыл җирлеге башлыгы Юрий Григорьевич Антонов аларны бәйрәм белән котлады һәм ихлас теләкләрен җиткерде. Ләке мәдәният йорты җитәкчесе Римма Валентиновна юбилярларны тәбрикләп, аларга сәламәтлек, бәхетле озын гомер теләде.

МББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә" уку атнасы традицион линейкадан старт алды. Флагны тантаналы күтәрү һәм гимннар башкару укучыларны һәм укытучыларны уртак омтылышта берләштерде.


1
март, 2026 ел
якшәмбе

"Җәлил гимназиясе"ндә А.Л. Шәйхетдинова җитәкчелегендәге укучылар СВО өчен маскировка челтәрләре үрәләр. "Помощь рядом" волонтерлык хәрәкәте әгъзасы Гарайшина Суфия Газимҗан кызы берничә көн дәвамында үрү буенча мастер-класслар күрсәтте. 8 нче Б сыйныфында укучыларның ата-аналары эшләрен дәвам итү өчен кирәкле материал сатып алганнар.

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Барлык сарманлылар һәм шәхсән үз исемемнән Сезне туган көнегез белән котлыйм! Сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсендә Татарстан дөнья мәйданында танылды. Сез йөзләгән милләтне берләштергән халкыбыз мәнфәгатьләрендә яшисез, һәр төбәкнең сулышын тоясыз, үтенечләрегезне хәл итүдә ярдәм күрсәтәсез. Сезнең һәр җылы сүзегез хезмәт кешесенә Туган җире, кайда гына яшәсә дә, үз милләте өчен горурлык хисе уята. Сезнең халыкның тормышын яхшыртуга юнәлтелгән максатчан сәясәтегез һәркемдә киң хуплау таба.

Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә, Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, барлык сарманлылар исеменнән. Сезнең алда куелган бурычлар үтәлсен һәм иң кадерле теләкләр тормышка ашсын. Сезгә нык сәламәтлек, бәхетле һәм мул тормыш, тынычлык һәм иминлек телим.


28
февраль, 2026 ел
шимбә

Тәрбия буенча директор киңәшчесе Е.Р. Граханцева, педагог - оештыручы А.В.Семина һәм "Җәлил гимназиясе"нең «Беренчеләр хәрәкәте» балалар иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Теремок» балалар бакчасында булдылар.


27
февраль, 2026 ел
җомга
«Яшел ут-2026"республика смотр – конкурсының муниципаль этабы тәмамланды.
«Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы» номинациясендә безнең 1нче «Каенкай» балалар бакчасы җиңүче дип табылды, ул "Яшел ут 2026"конкурсының республика этабында Сарман районыннан чыгыш ясаячак. Шулай ук конкурста беренче квалификация категориясе тәрбиячесе Таҗетдинова Раилә Абүзәр кызы да үзен лаеклы тәкъдим итте. Конкурс сынаулары барышында педагог югары дәрәҗәдәге методик әзерлек һәм практик күнекмәләр күрсәтте. Раилә Абүзәр кызы барлык этапларны да уңышлы башкарып чыкты: әзерлек төркеме балалары белән кызыклы чара уздырды, конкурс материаллары әзерләде, үзенең эш тәҗрибәсе белән таныштырды һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча имтиханны уңышлы тапшырды . Барлык сынаулар йомгаклары буенча Раилә Абүзәр кызы мактаулы 3 урынны яулады. Уңышлар, яңа иҗади казанышлар һәм имин юллар телибез!

Татар милли ашларының бөтендөнья көне 28 февральдә кулинар Юныс Әхмәтҗановның туган көне уңаеннан билгеләп үтелә. 
 Балалар бакчасында бу көн балаларны татар ризыклары (өчпочмак, кыстыбый, чәк-чәк), халык уеннары, милли костюмнар үрнәкләре белән таныштыру, шулай ук эвэлэy буенча мастер-класслар үткәрү белән уза. Болар барысы бергэ мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә.
 Безнең бакчада бүген татар милли ашлары һәм аның традицияләре белән таныштык. 🌸🥧☕


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International