ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

15 февральдә Түбән Кама шәһәрендә укучылар һәм укытучыларның"Сөйй гомерне, сөйй халыкны, сөйй халыкның дөньясы" темасына Бөтенроссия тикшеренү, проект һәм иҗат эшләре форумы узды . Җәлилнең 1нче мәктәбе укучылары актив катнашты. 9б сыйныфы укучысы Шәймәрданова Диләрә-1, 10 сыйныф укучысы Гыйльфанова Равилә-3 урын яуладылар! Кызларыбызга Алга таба да уңышлар телибез! Молодцы!

Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән тәрбиячеләр «Ковробук» ярдәмендә вак моториканы үстерәләр. Уен аша алар ел фасыллары,төсләр,геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыталар

 

Җәлил бистәсенең 3 нче “Аленушка” балалар бакчасында герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел уңаеннан "Муса Җәлил безнең күңелләрдә" дип исемләнгән бәйрәм булып узды. Чарада балалар М.Җәлилнең тормыш юлы белән таныштылар, аның шигырьләрен сөйләделәр һәм сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәйрәм балалар күңелендә якты эз калдырып, аларның татар шагыйрьләренә булган белемнәрен тагын да арттырып, җылы тәэсир калдырды.

15 февраль-сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Тантаналы чарада Сарман һәм Мөслим районнары, хәрби комиссариаты вәкилләре, әфганлылар һәм Олы Нөркәй урта мәктәбе укучылары катнашты. 

"Җәлил гимназиясе"нең 7 нче А сыйныфы укучысы Вәлиева Илүзә күренекле татар җырчысы, РСФСР халык артисты тууына 90 ел тулу уңаеннан яшь рәссамнарның «Илһам нуры» ачык республика конкурсында катнашты. 


15
февраль, 2025 ел
шимбә

Бүген "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"ндә Ватанны Саклаучы елын ачу тантанасы булды. 6 нчы сыйныф укучылары "Юнармия" Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафына кабул ителде.
Балалар ант бирделәр. Ант сүзләрен әйтеп, балалар үз Ватанына тугры булырга, аның батырларын искә алырга, көчсезләрен якларга, укуда һәм спортта уңышларга омтылырга, патриотлар һәм лаеклы гражданнар булырга ант иттеләр.
Мәктәп директоры Ахметбаева Римма Григорьевна чыгыш ясады.
- "Юнармия" - Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте, аның максаты - патриотик традицияләрне саклау һәм арттыру.

Батырлык дәресе:  Әфганстан сугышы ветераны белән очрашу. Бөек Ватан сугышының 80 еллыгы алдыннан һәм 15 февральдә билгеләп үтелә торган Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне кысаларында Әфган сугышы ветераны Шәрәфетдинов Разин Хәмит улы белән очрашу булды. 
Билгеле булганча, вакыт һич туктаусыз алга китә, әмма тарихта онытылмас эз калдырган вакыйгалар турындагы хәтер мәңгегә кала. Әфганстандагы сугыш ветераны белән очрашу — тарихны беренчел чыганактан ишетү мөмкинлеге бирә. Авыр шартларда үз илләренең мәнфәгатьләрен яклаган кешеләрнең батырлыгына, кыюлыгына һәм ныклыгына сокланмый мөмкин түгел. Разин Хәмит улы кайнар ноктада хезмәт иткән вакытларын, сугыш кырында ятып калган дусларын искә төшерде, сугыш аның тормышын ничек үзгәртүе турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Мондый очрашулар яшь буынга  «герой» һәм «батырлык» сүзләре артында нәрсә торганын аңларга ярдәм итә.
Очрашу ахырында укучылар  ветеранга җылы каршы алуы өчен рәхмәт белдерделәр, якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котладылар һәм үз куллары белән ясаган открытка бүләк иттеләр.

Саклаубаш урта мәктәбендә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган иртә узды.

15 февраль сугышчы – интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Югары Чыршылы авыл җирлегенең Усай авылында Әфган сугышында һәлак булган әфган сугышчысы Садыйков Илшат Әбүгәр улының каберенә венок салынды.

2011 елдан башлап Россиядә мөһим истәлекле дата – Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. «ЮНАРМИЯ» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына укучыларны багышлау тантанасы. 2 нче Җәлил урта мәктәбенең 32 укучысы яшь армиячеләр сафына алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International