Бүген герой шагыйрь – Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үттек.
17 февральдә "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"ндә "ЗАРНИЦА" хәрби-патриотик уенының икенче этабы узды.
2 НЧЕ ЭТАП ҖЫЮ - АВТОМАТНЫ СҮТҮ.
Якташларыбызга-СВОда катнашучыларга чираттагы гуманитар йөк җибәрелде. Ярдәмнең гомуми авырлыгы 8 тоннага якын. Йөк үз эченә мотоцикл, азык-төлек, су, медикаментлар, җылы кием, маскировка челтәрләре һәм беренче кирәк-ярак әйберләрен ала. Якташларыбызга ярдәм итүдә катнашканнарга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәттә (Роспотребнадзор) февральдә нинди прививкалар ясарга кирәклеген хәбәр иттеләр.
17 февральда «Сарман» кинотеатрында хәрби-патриотик тәрбия максатларында, Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Сарман гимназиясенең 10 һәм 11 сыйныф укучылары өчен «Красные ленты» исемле фильм күрсәтелде.
2025 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 36 еллыгы билгеләп үтелде. Сугышчы – интернационалистларны искә алу көне кысаларында Шыгай авылында Афган җирләрендә һәләк булган авылдашыбыз Гәрәев Әсгать Ашрап улының истәлегенә багышлап каберенә венок салынды. Тантаналы чарада Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариаты вәкилләре, әфганчылар, СВО дан ялга кайткан Загидуллин Р. Р., Шыгай территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе, свода катнашучыларның әниләре катнаштылар. Һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар
"Язам сиңа, Герой! "акциясе
Районыбыз мәктәпләрендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чаралар узды.
"Экология - һәр кешенең эше" акциясе кысаларында " Ләке төп гомуми белем бирү мәктәктәбендә" экологик олимпиада узды. Төп максат - укучыларда экологик культура формалаштыруга ярдәм итә торган экологик белемнәре популярлаштыру.
«Ел тәрбиячесе» һөнәри осталык конкурсы гадәттәгечә әһәмиятле вакыйгага әверелде.
2025 елның 17 февралендә Мөслимнең ,, Күбәләк,, балалар бакчасында конкурсның зона этабы узды. Анда 4 муниципаль районыннан 11 конкурсант катнашты.