Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне алдыннан балалар шагыйрьнең әсәрләре, биографиясе, иҗаты белән танышалар. Укучылар конкурсына әзерләнәләр, әсәрләрне иллюстрациялиләр. Балалар шагыйрь турында горурланып сөйлиләр, безнең бистә дә аның хөрмәтенә аталган бит.
Олы Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе узды.
1 нче "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «солдатка бүләк һәм хат " акциясендә катнаштылар «Бу акция безгә Ватаныбызның тынычлыгы һәм иминлеге сагында торучыларга рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерергә мөмкинлек бирде»
2025 нче елның 12 нче февралендә "Җәлил гимназиясе" нең 9 нчы сыйныфларында рус теленнән әңгәмә булып узды.
МБББУ " Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә һәр сишәмбе көнне булачак беренче сыйныф укучылары өчен әзерлек дәресләре башланды.
Балалар бакчасында физик тәрбия.
Бүген Сарман районына эш визиты белән «Таттелеком» ҖАҖнең Әлмәт ЗУЭС филиалы директоры Артем Александрович Надин килде. Эшлекле чаралар вакытында Артем Александрович Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин белән очрашты. Очрашуда районның социаль-икътисади үсешенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Быел патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел була. Шул уңайдан мәктәбебездә «Гомерем минем моңлы бер җыр иде" дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрелде.
"Җәлил гимназиясе" ндә театр түгәрәгендә катнашучыларны "Сәйяр" республика конкурсының муниципаль этабына актив әзерләү бара.
2025 елның 21 февраленнән 15 мартына кадәр вакыт аралыгында 11:57 дән 13:06 га кадәр Татарстан өсте күгендә «Язгы кояш интерференциясе» күзәтеләчәк. Бу күренештә кояш нурланышын чыгарган радиодулкыннар эфир телевизион сигналын кабул итүгә комачаулык тудырырга мөмкин, ул вакытта яктылыкның урнашуы берничә минутка элемтә иярчене һәм җир кабул итү станциясе белән бер линиядә булачак.