ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2025 ел
шимбә

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ватан сакчысын котла" патриотик акциясенә кушылдылар. Акция махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның рухын күтәрү һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
Балалар үз куллары белән открыткалар, брелоклар ясадылар. 
Безнең бүләкләр бәйрәм алдыннан солдатларга үзләренең иң якын кешеләреннән, туган җирләреннән яхшы хәбәр булыр дип өметләнәбез.

7 февраль көнне 1 нче санлы Җәлил мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укытучыларының муниципаль методик берләшмәсе утырышы булды. ММО темасы"башлангыч сыйныф укучыларының дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә белем бирү сыйфатының мөһим шарты буларак функциональ грамоталылыгын Формалаштыру һәм үстерү". Методик берләшмәдә укытучылар дәресләргә, мастер - классларга йөрделәр. Педагоглар практик эшчәнлектә кулланырга мөмкин булган эшләнмәләре белән уртаклаштылар.

Бүген Мортыштамак авылы янындагы Мор күлендә Сарман муниципаль районы Башлыгы Кубогына Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы кышкы картинг буенча ачык ярышлар уза. Анда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Оренбург өлкәсеннән спортчылар катнаша. Ярышларда катнашучыларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин сәламләде, уңышлар теләде. Ярышларның баш хөкемдары Азат Арсланов кагыйдәләрне аңлатты. Картингистлар берничә төркемдә ярыша. Хәзерге вакытта ярышларның иң кызган чагы бара.

Ел саен 8 февральдә Россия фәнни җәмәгатьчелеге үзенең һөнәри бәйрәмен — 1999 елда РФ Президенты Указы белән гамәлгә куелган Россия фәне көнен билгеләп үтә.

Ил үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертеп, фәнгә хезмәт иткән һәм хезмәт итүчеләрнең барысын да котлыйм.
 
Бүген дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан фәнгә ихтыяҗ зур! Сезнең фәнни-методик эшләнмәләрегез илнең абруен торгызуга ярдәм итә һәм аның дөньяда конкурентлыкка сәләтлелегенә зур өлеш кертә!
 
Фәндә алга таба да уңышлар, яңа ачышлар һәм уйлап табулар, идеяләрегезне гамәлгә кертүне телим! 

 Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Татарстан чаңгы юлы - 2025» район ярышларында катнаштылар.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин кыска вакытлы ялга кайткан «Сарман» позывное белән махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашты. Фәрит Мөнәвирович хәрби хезмәткәргә тепловизорлы квадрокоптер тапшырды.

Сарман Фәрит Мөнәвир улына кирәкле техника өчен һәм гуманитар ярдәм җыюда катнашкан якташларына рәхмәтен белдерде.

2025 нче елның 7 февралендә МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары Татарстан Республикасы гербы көнен һәм патриотик тәрбия айлыгы кысаларында мәктәптә тематик класс сәгатьләре һәм интерактив уеннарда катнаштылар.

Чаралар укучыларның төбәкнең дәүләт символикасы һәм аның әһәмияте турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән иде. Интерактив дәресләрдә Татарстан гербының барлыкка килү тарихы, аның элементлары һәм аларның һәркайсының символик әһәмияте турында тыңладылар. Шулай ук пазллар җыйдылар һәм тематик рәсемнәр ясадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан мәдәни традицияләрне һәм патриотизмны саклауның мөһимлеге турында фикер алыштылар.

Әлеге чаралар үсеп килүче буында туган якның тарихи мирасына һәм мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт формалаштыралар.

2025 елның 7 февралендә Казанның Яңа Савин районы "Россия Герое М.Р.Ахметшин исемендәге 113 нче урта гомуми белем бирүче татар-рус мәктәбе"ндә "Тарих данлы битләр. Геройлар мәктәбе" конференциясе үтте.

Конференция нәтиҗәләре буенча "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"нең 6 нчы сыйныф укучысы Ралия Ахметбаева II дәрәҗә дипломга, "Сарайлы ООШ" филиалының 7 нче сыйныф укучысы Мухаметов Нурзиль II дәрәҗә дипломга лаек булды.


7
февраль, 2025 ел
җомга

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә Татарстан Республикасы гербы көне уңаеннан гербның кабул ителүе,аның тарихы турында тематик әңгәмә үткәрелде, Татарстан Республикасының истәлекле урыннары турында китаплар тәкъдим ителде.

7 февральда хәрби-патриотик тәрбия максатларында, Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары өчен «Красные ленты» исемле фильм күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International