ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2025 ел
җомга

   2Б классы Россиянең бөркетләре класс җитәкчесе А.Х. Хәмидуллина җитәкчелегендә «СВО яклаучысын котла» акциясенә кушылдылар һәм безнең көрәшчеләр өчен күңелне нечкәртә торган сувенирлар ясадылар

5 нче номерлы "Әкият" балалар бакчасында юл хәрәкәте һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган атна узды.

    МБББУ “Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "МХО солдатларны котла" акциясе узды. Открыткаларны без хәзерге вакытта МХО зонасында үз бурычларын үтәүче сугышчыларыбызга әзерләдек. 

Башлангыч мәктәпнең предмет атнасы Җәлилнең 1нче мәктәбендә узды. Балалар викториналарда, конкурсларда катнаштылар. Төрле ребуслар, кроссвордлар кызыксынып чиштеләр. Һәр көн аерым "уку көне", "Рус теле көне", "математика Көне"предметларына багышланды.


30
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

27 нче январь көнне 9 нчы Б сыйныфында "Кислород һәм күкерт" темасына "Точка роста" җайланмасыннан дәрес үткәрелде. 

"Җәлил гимназиясе" укучылары "Солдатка хат" акциясендә катнашалар. Акциянең төп максаты - балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм Россия армиясе солдатларына мораль ярдәм күрсәтү. 

30 нчы гыйнвар көнне "Җәлил гимназиясе"ндә тарих укытучысы Фәрхетдинова Д.Ф. Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә һәм Кызыл армиянең «Аушвиц» үлем лагерен азат итүенә багышланган класс сәгате үткәрде. 

2 нче санлы «Лилия» балалар бакчасы  мөдире   Галиәкбәрова  И.М.  Биектау авылында   республика семинарында  катнашты.

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җитәкчелегендәге Сарман муниципаль районы делегациясе «Кече Ватан — Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумында катнаша. Бу Россиядә муниципаль берәмлекләрне алга җибәрүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән ел саен үткәрелә торган чара.

1 нче номерлы "Кояшкай" балалар бакчасының зурлар төркемендә кисеп ябыштыру. Тема:" Күңелле әйлән-бәйлән". Максат: Гармун күрегедәй итеп берничә кат бөкләнгән кәгазьне кисү алымын өйрәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International