ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе
Чукмарлы авыл жирлегендэ махсус операциядэ катнашучы егетлэребез очен томач жэю оештырылды. Бу эш солдатларыбызга ярдэм йозеннэн эшлэнелде, исэн- имин кайтуларын котэбез, алар безнен горурлыгыбыз.

30 гыйнварда “Җәлил 2 нче урта мәктәбе” МБББУ укучылары өчен юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның имгәнүен кисәтү кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе белән очрашу оештырылды. 

Сарман гимназиясендә "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Саклаучыны котла"дигән патриотик акция дәвам итә. Акция махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның рухын күтәрү һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Балалар үз куллары белән котлау открыткалары ясадылар, хатлар яздылар. Хатларыбыз, открыткаларыбыз солдатлар өчен алыштыргысыз һәм иң кадерле бүләк булыр, бәйрәм алдыннан туган җирләреннән,иң якын кешеләреннән килгән яхшы хәбәр, зур ярдәм булыр дип өметләнәбез.

Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе - Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе филиалында "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" курсы кысаларында Ватанны саклаучылар елына багышланган класс сәгатьләре узды.

30.01.2025 кызлар арасында Сарман районы мәктәп волейбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы узды. 
Бүген ул да безнең команда өчен бик яхшы нәтиҗә белән тәмамланды.
Безнең яшь спортчыларыбыз 
БЕРЕНЧЕ  урын яулап алды
Гайнанова Дилә 5А сыйныфы укучысы
Хакова Алия 7А сыйныфы укучысы
Хафизова Эвелина 5А сыйныфы укучысы
Шакирҗанова Эльвина 8а сыйныфы
Габдрахманова Зилия 8а сыйныфы
Хафизова Язилә 9А сыйныфы укучысы

Сабирова Ләйсән 9А сыйныфы укучысы
молодцы кызлар!!! Сезнең Белән Горурланабыз!!!
Шулай ук физкультура укытучылары Хафизов И.И һәм Билалов А.Р. га рәхмәт белдерәбез һәм җиңүләре белән котлыйбыз.

МБГББУ " А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының ММО утырышы узды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Г. Р. 5 нче сыйныфта «Пунктуационное оформление сложных предложений, состоящих из частей, связанных бессоюзной связью и союзами и, но, а, однако, зато, да» дигән темага рус теле дәресе үткәрде. Дәрестән соң ММО да катнашучылар өч мастер-класста катнаштылар: " Во что играли дети в военное время?", "Тепло СВОими руками" акциясе кысаларында милли орнаментлы аксессуарлар, "Блокадная ласточка" - контур буенча нокталы бизәкләр ясадылар.

Шулай ук кунаклар өчен мәктәп музеенда сыйныфтан тыш әдәби-музыкаль чара әзерләнде: “И помнит мир спасенный...”. Кунакларыбызга үткәрелгән чаралар бик ошады.

Мобиль Кванториум безне кабат үзенең искиткеч казанышлары белән сөендерә — Җәлилнең 1нче мәктәбендә укулар дәвам итә! Бу юлы яшь программистлар һәм дизайнерлар scratch программасында координаталар һәм объектларны басып алу ярдәмендә мавыктыргыч анимация дөньясына чума. Шулай ук алар Blender нигезләрен искә төшерә һәм приity эшләнмәләре тирәлегендә кушымталар булдыруны үзләштерә! 

Укучылар энтузиазм белән төркемнәргә бүленеп, үзләренең амбициоз проектлары өстендә эшли башладылар.

   Сарман муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлегенең утырышлар залында муниципаль аттестация комиссиясенең секция утырышы узды.

27 нче гыйнвар - Ленинград шәһәренең азат ителгән көне. Бу көннән соң 81 ел вакыт үтсә дә, ул елларның саннары һич онытылмый.

 

МБГБУ "А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә " рус теле һәм әдәбияты укытучылары утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International