ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

22 февраль көнне мәктәптә 1-9 сыйныф укучылары өчен «Аҗаган» хәрби-спорт уены үтте. "Аҗаган" - укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү чараларының берсе. Әлеге чара балаларга хисләр өермәсе бүләк итә, башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыра. Көч, җитезлек, тизлек буенча ике команда көч сынашты. Катнашучылар уенның төрле этапларында үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Уен бик бердәм һәм оешкан төстә үтте. Катнашучыларның һәркайсы бүген чыннан да бердәмлекнең нәрсә икәнен аңлады. Ике команда да этапларны бик лаеклы үтте. Кемдер берсендә иң яхшысы булып чыкты, ә кемдер-икенчесендә, әмма барысының да әзерлеге — яхшы дәрәҗәдә.
Уенга йомгак һәм җиңүчеләр  тантаналы линейкада игълан ителәчәк.

"Утлы еллар кайтавазы" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Сарман гимназиясенең 3 А сыйныфы укучылары белән әңгәмә үткәрелде.

"Бердәм РОССИЯ" партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Айназ Сафина кыска вакытлы ялда булган свода катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады, ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев бүләкләрен тапшырды.

"Утлы еллар кайтавазы" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Сарман гимназиясенең 4 Б сыйныфы укучылары белән әңгәмә үткәрелде.

Ватанны саклаучылар елы кысаларында Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин тыл ветераннары Ширияданова Рәфига Ширияздан кызына, Сөләйманова Гавгар Нәбиулла кызына, Туктарова Руза Миргаҗәм кызына, Ракаева Зөһрәгә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырды.

Спорт ялы күңелле, дустанә атмосферада узды. Балаларның әтиләре белән эмоциональ ярышуларын, ярышларга көчле реакция күрсәтүләрен күрү шатлыклы булды. Бәйрәмдә катнашучыларның һәркайсы күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Балалар бакчасында 23 февраль бәйрәме-балаларда патриотизм тәрбияләү, Ватанны саклаучылар өчен горурлык формалаштыру өчен сәбәп!

Бүген Җәлил мәдәният сараенда «Сафка басарга бар» дигән традицион хәрби-патриотик уен уза, анда хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләр катнаша. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин катнашучыларны һәм тамашачыларны узган бәйрәм Ватанны саклаучылар көне белән котлады, уенда катнашучыларга уңышлар теләде.

«Сарман» кинотеатрында Аграр көллият студентлары өчен 23 февраль бәйрәменә багышланган «Без — 41 яшь балалары» фильмы күрсәтелде. Бу фильм авыр сынаулар һәм мәхрүмлекләр кичергән балалар язмышы турында сөйләп, тамашачыларны сугыш еллары атмосферасына чума. Мондый чаралар яшь буынга үз иленең тарихын һәм дөньяның кыйммәтен яхшырак аңларга ярдәм итә.

Бүген Шәрләрәмә авылының спорт мәйданчыгында хоккей ярышлары оештырылды.  Быел да ярышлар бик күңелле үтте. Барлыгы 4 команда катнашты. Ярышларны күзәтергә район башкарма комитеты җитәкчесе Валиев Ф.А. да килгән иде. Халык та уеннарны бик кызыксынып карады. Нәтиҗәдә Тукай районы Мәләкәс командасы җиңү яулады. Шәрләрәмә - икенче, Мортамак командасы өченче булдылар. Петровка Завод хоккейчылары дүртенче урынга чыктылар.

Бүген Җәлил бистәсенең Мәдәният сараенда ел саен үткәрелә торган "сафка басарга бар"хәрби - патриотик конкурсы узды. 1 нче санлы Җәлил мәктәбе укучылары лаеклы чыгыш ясап, барлык сынауларны да намус белән үттеләр. ОБЖ укытучысы Асадуллина Әлфия Мансур кызына әзерлек һәм үз командасына ышаныч өчен аерым рәхмәт. Сез зур молодцы!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International