2024 елның 20 нче ноябрләрендә Сарман урта мәктәбендә экологиядән олимпиада узды. Анда 62 укучы катнашты.
2024 елның 18 ноябрләрендә Сарман урта мәктәбендә физикадан олимпиада узды. Анда 16 укучы катнашты.
Тарих-география факультеты деканы белән очрашу
Бүген мәктәбебездә Әниләр көне узды! Бу бәйрәм күңел җылысы белән тулы иде, чөнки барлык балалар да дөньядагы иң кадерле кешеләрне - әниләрен котладылар. Бу шундый бәйрәм, әйтерсең, барлык әниләрнең дә туган көне. Балалар аларга рәхмәт сүзләре әйттеләр. Әниләр көне бик матур, дулкынландыргыч һәм мавыктыргыч үтте.
Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Татарстан Республикасы профсоюз оешмасы рәисе калга Анатольевна Калашникова катнашында районның профсоюз активы конференциясе узды.
Укытучы-китапханәче Нагимуллина Л.Ф. 2-3нче сыйныф укучылары өчен "Сәламәтлек һәм туклану" темасына әңгәмә үткәрде. Балалар дөрес туклану темасы, ризыкны кабул итү кагыйдәләре турында фикер алыштылар, яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең файдасы турында сөйләштеләр. Лилия Фәритовна шулай ук балаларга сәламәт туклануга багышланган брошюралар таратты.
18-22 ноябрь көннәрендә мәктәптә традицион көзге психология атналыгы узды
Кичә Сарман сәнгать мәктәбе кунаклар кабул итте. Татар милләтенең легендар җырчысы и.г. Шакиров иҗатын популярлаштыру, аның исемен мәңгеләштерү, яшь буынны бөек кешебезнең тормышына һәм сәнгатенә мөнәсәбәт нигезендә тәрбияләү максатында Сарман муниципаль районында «илһам НУРЫ»исемле ачык республика рәсем конкурсы үткәрелә. Конкурс танылган җырчы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның тууына 90 ел тулу уңаеннан аның тормышын һәм иҗатын өйрәнү максатында үткәрелә. Шул уңайдан 2024 елның 15 декабренә кадәр гаризалар бирү кампаниясе бара, конкурста катнашырга сәләтле балалар һәм яшьләр, өлкәннәр чакырыла, районыбыз мәктәпләренең рәсем сыйныфлары укытучылары белән түгәрәк өстәл узды. Илһам Шакировның биографиясе, репертуары белән таныштык.
Роспотребнадзор грипп һәм ОРВИ сезонында үз организмын саклау өчен берничә гади кагыйдәне үтәргә кирәклеген искәртә.