2 нче Җәлил урта мәктәбенең яшь инспекторлар отряды 3 нче «Алёнушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән актив рәвештә эш алып баралар. 7 нче гыйнварда алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча куелган “Юлдагы маҗаралар” спектаклен күрсәттеләр. Яшь актерларның мавыктыргыч уйнавы, тамашачыларны тылсымлы әкият дөньясына алып керде, балалар Куян кызы маҗараларын кызыксынып күзәттеләр. Бу балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерергә һәм кабатларга ярдәм итте. Чарада юл иминлеге кагыйдәләре буенча профилактика бүлеге начальнигы Ситдикова Алсу Разиновна чыгыш ясады, Яшь инспекторлар отрядына юл травматизмын профилактикалау буенча актив эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да истәлекле бүләкләр тапшырды.
10 февральда «Сарман» кинотеатрында хәрби-патриотик тәрбия максатларында, Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Сарман гимназиясенең 4 сыйныф укучылары өчен «Красные ленты» исемле фильм күрсәтелде.
Бу юнәлештәге эш нәтиҗәләре 2025 елның 6 февралендә Пермьдә Экспортка ярдәм итү инфраструктурасының Бөтенроссия конференциясендә яңгырады. 2024 елда республиканың 700дән артык экспортеры Россия экспорт үзәгенең «Минем экспорт» платформасында 2000дән артык хезмәт алды.
Урта төркемдә «балалар бакчасына Китап бүләк ит»акциясе уңышлы узды. Акциянең максаты ата-аналарны балаларның төрле омтылышлары һәм ихтыяҗлары өчен тиешле шартлар тудыру, төркемнең китап фондын формалаштыру, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең үсеш мохитен формалаштыруда ярдәм итү буенча педагоглар белән уртак чараларда катнашуга җәлеп итү иде.
Ләке авылында туып, шушында гомер кичерүче юбилярыбыз - Александрова Мария Денисовнага - 90 яшь.
3.02 дән 6.02 гә кадәр Казанда Хокук буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасы узды. Җәлил мәктәбенең 1 нче укучысы Газизова Алсу (10 нчы сыйныф) призер булды. Аны һәм тарих укытучысы Яһудин Зәкия Кадыйр кызын җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез
8 февраль көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» IV музыкаль-шигъри фестиваль лауреатларын бүләкләү концерты үткәрелде.
8 февраль – яшь герой-антифашистны искә алу көне.
Шыгай авыл китапханәсендә «Олы сугышының кечкенә геройлары» дип аталган батырлык сәгате үткәрелде.
Балалар бакчасында татар шагыйре Фәнис Яруллинның туган көненә багышланган тематик дәрес узды.