Мобиль Кванториум безне кабат үзенең искиткеч казанышлары белән сөендерә — Җәлилнең 1нче мәктәбендә укулар дәвам итә! Бу юлы яшь программистлар һәм дизайнерлар scratch программасында координаталар һәм объектларны басып алу ярдәмендә мавыктыргыч анимация дөньясына чума. Шулай ук алар Blender нигезләрен искә төшерә һәм приity эшләнмәләре тирәлегендә кушымталар булдыруны үзләштерә!
Укучылар энтузиазм белән төркемнәргә бүленеп, үзләренең амбициоз проектлары өстендә эшли башладылар.
Сарман муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлегенең утырышлар залында муниципаль аттестация комиссиясенең секция утырышы узды.
27 нче гыйнвар - Ленинград шәһәренең азат ителгән көне. Бу көннән соң 81 ел вакыт үтсә дә, ул елларның саннары һич онытылмый.
МБГБУ "А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә " рус теле һәм әдәбияты укытучылары утырышы узды.
28 январь көнне МББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә" студентлар белән очрашу узды. Безнең мәктәпне тәмамлаучы югары уку йортлары, урта махсус уку йортлары студентлары җыелды.
29 нчы гыйнвар көнне Җәлил 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары проект эшләрен якладылар.
29 январь көнне МББУ «Җәлил 2 нче урта мәктәбе» нең 10-11 сыйныф укучыларына булачак һөнәрләрен билгеләүдә ярдәм күрсәтү һәм югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү максатларында «ТИСБИ «Идарә университеты» югары һөнәри белем бирү учреждениесе филиалы онлайн – презентация үткәрде.
29 гыйнварда «Сарман» кинотеатрында хәрби-патриотик тәрбия максатларында, Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен «Красные ленты» исемле фильм күрсәтелде.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә рәсем дәресләре уза. Балалар Городецкий кәсебенең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Городец рәсеменең бер элементы булып чәчәкләр арасында урнашкан оҗмах кошы тора, ул бәхет һәм иминлек китерә.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Җәлил беренче хәрәкәт активистлары-2 нче урта мәктәп укучылары белән берлектә Халыкара кышкы спорт төрләре көнен билгеләп үтте.