9 класс укучылары Сарман аграр көллиятендә һөнәри юнәлеш экскурсиясендә булдылар.
Балалар кирәкле белгечлекләр белән таныштылар, заманча лабораторияләр һәм остаханәләрне карадылар.
Экскурсия тугызынчы сыйныф укучыларына уку процессын эчтән күрергә һәм урта һөнәри белемнең нинди мөмкинлекләр ачуын яхшырак аңларга ярдәм итте.
Сөт һәм сөт продуктларын ике үлчәмле DataMatrix штрихкоды белән мәҗбүри маркировкалау этабы 2021 елда ук башланды.
Продукциядә электрон маркировка булу һәр берәмлек товарның заводта җитештерү этабыннан башлап соңгы кулланучыга сату вакытына кадәр баруын күзәтергә мөмкинлек бирә. Товар, шул исәптән милекче алышыну турында барлык мәгълүмат милли мониторинг системасына тапшырыла.
Урын-җирне һәм башка текстильне идентификацияләү чаралары белән мәҗбүри маркировка кертү 2021 ел башында булды. Идентификацияләнергә тиешле җиңел сәнәгать товарларының (кием-салым, текстиль) тулы исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 28.04.2018 елның 792-р номерлы күрсәтмәсендә басылып чыкты (05.10.2021 ел үзгәрешеннән).
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин махсус хәрби операция ветераны, Сарман махсус хәрби операция ветераннары бүлеге җитәкчесе Сирин Кәбир улы Касыймов белән очрашты.
Фәрит Мөнәвир улы Республика рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Батырлар» проекты кысаларында Сирин Кәбир улының остазы булып тора. Октябрьдә Сирин икътисад, финанс һәм бюджет мәсьәләләре буенча белем бирү программасының 2 модулен укуга кереште. Бу көннәрдә ул Җәлил торак-коммуналь хуҗалыгында стажировка уза.
Очрашуда махсус хәрби операция ветераннарының Сарман бүлекчәсе эшенең агымдагы мәсьәләләре, оешманы алга таба үстерү планнары һәм махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре очраша торган проблемалар турында фикер алыштылар.
Балаларга юридик ярдәм күрсәтү көне алдыннан, тәрбия буенча директор киңәшчесе Габдрахманова Э.Ш. укучылар өчен «Минем хокукларым һәм бурычларым» темасына белемлерик мероприятие үткәрде.
Саклаубаш урта мәктәбендә эшләп килүче "Нур" театр түгәрәге Шәриф Камалның "Хаҗи әфәнде өйләнә" комедиясеннән өзек сәхнәләштереп үзенең тамашачысын сөендерде.